22 июнь 2015 яңалыклары
-
Олимпия чемпионы биатлончы Антон Шипулин өйләнде (ФОТО)
Россия биатлончысы, Олимпия чемпионы Антон Шипулин Луиза Сабитова исемле кызга өйләнде. Ул Екатеринбургта узды. Туй булган урынга машиналар кертүне тыйганнар, хәтта. (tuylar.ru сайтыннан)
-
Лениногорскида Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митинг үтте
Бүген - 22 июньдә шәһәрдә Мәңгелек ут һәйкәле янында Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митинг үтте. Митинг янына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, укучылар һәм шәһәрдә яшәүчеләр җыелды. Монда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов катнашты. Ватан сугышы ветераны Каниф Хәкимов, Ленинград блокадасын кичергән Вера...
-
Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә
Уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч пәйда булды Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә. Агрометеорологик куркыныч күренеш барлыкка килде, бу уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының "Гомум игенчелек, үсемлекләрне һәм селекцияне саклау" кафедрасы мөдире...
-
Лениногорскига мөфти килде
21 июнь көнне Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Лениногорскига килде. "Ихлас" мәчетендә ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Ике яклы сөйләшүдә райондагы дини хәл турында, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге хакында фикер алышынды. Мөфти мәчеттә эшләп килүче музейга да кереп, танышып чыкты. Аннан соң...
-
Булмас димә: иң баллы мотоцикл
Рәссам Кристиан Рамос гадәти булмаган мотоцикл эшләгән. Төрле төсләре белән күз явын алырлык мотоцикл балчыктан да, тимердән дә, буяулардан да ясалмаган. Америка стилендәге мотоциклны ясау өчен ул 20000 конфет кулланган. Кондитер ризыклары кибеттеннән сагызлар, чәйни торган мармеладлар, М&М Демс төймәләре сатып алган. Рәссам әлеге хезмәтенә төгәл бәя куймаган, әмма кулланган...
-
Лениногорскиның кайбер йортларына җылы су бирү туктатыла (+исемлек)
Бүгеннән Лениногорскиның 12 һәм 61 нче котельныйларына караган йортларда җылы су бирү туктатыла. Җылылык челтәрләре предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, моның сәбәбе планлы профилактика эшләре үткәрү белән бәйле. 12 нче котельныйга өске урамнар: Кошевой урамы, Садовая, Садриев, Дала урамы, Толстой урамы, Чайковский. Шашин, Крупская урамнары керә. 61 нче котельный беренче поселоктагы урамнарга...
-
Нурлат бакчаларына бронзовка һөҗүм иткән
Колорадо коңгызына охшаган, яшькелт-алтынсу төстәге бөҗәк күп кенә Нурлат бакчаларына һөҗүм итте. Чәчәкләрне һәм бөтнекне дә ашый. Корткыч төнлә югалып торса, иртән кояш нурлары белән яфракларны ашый башлый. Бакчачылар сүзләреннән аңлашылганча, коңгыз иң матур чәчәкләрне ашый, лилия һәм гөлчәчәкләрне дә ярата. Нурлатлылар бакчаларына алтын төстәге корткыч - бронзовка һөҗүм итә,...
-
Лениногорскида атна буе +30 градус кызулар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 22-28 июнь көннәрендә чамадан тыш эссе көннәр хакимлек итәчәк. Бүген, 22 июнь көнне аяз һава торышы. Яңгыр явып алуы ихтимал. Температура көндез +31, төнлә +22 градуска кадәр җылы булачак. 23 июнь көнне аяз һава торышы, яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +30,...
-
ХӘЕРЛЕ ИРТӘ БАРЧАГЫЗГА ДА!!! УҢЫШЛЫ КӨН ТЕЛИБЕЗ!!!