22 июль 2014 яңалыклары
-
Кышкы вакытка күчәбез
26 октябрьдә 2.00 дә сәгать укларын бер сәгатькә артка күчерәчәкбез. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин "Вакытны күчерү" турында федераль законга үзгәрешләр кертүне имзалаган. Башка сезон буенча сәгать күчерүләр булмаячак, монысы - соңгысы. Шул рәвешле кышкы вакытка кабат кайтачакбыз.
-
Нефтьчеләр алты айга нәтиҗә ясады
"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2014 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков, «Татнефть» җәмгыяте профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук сервис компаниясе вәкилләре, идарәнең цех һәм служба бүлекләре делегатлары катнашты. Идарәнең...
-
Мәктәпләрдә капремонт дәвам итә
Быел "Мәктәпләрдә капиталь ремонт" республика программасы буенча шәһәр һәм районда дүрт мәктәп - Иске Иштирәк, Зеленая Роща, шәһәрдәге 11нче гимназия һәм 14нче коррекция мәктәбе ремонтлана. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 85 миллионнан артыграк, җирле бюджеттан 24 миллион тирәсе акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш әлеге акчаларга өч балалар бакчасы һәм бер...