22 июль 2016 яңалыклары
-
Урдалыда яшәүче Гөлсинә апа менә нинди чәчәкләр үстерә (фотолар)
Бу күзнең явын алырлык чәчәкләрне Урдалыда яшәүче химия-биология укытучысы Гөлсинә апа Сабитова үстерә. Лилияләрнең генә 10 лап төре бар. Искиткеч матурлар!!!
-
Лениногорскины төтен һәм томанлы һавадан яңгыр коткарачак
Татарстанда бүген күк йөзен иртән томанлы һава каплап алган иде. Ул Себер урманнарындагы янгын белән бәйләп аңлатыла. Томанлы һава Казанда гына түгел Бөгелмә, Мөслим, Алабуга якларында да күзәтелгән. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һаваны әлеге томаннан якын көннәрдә көтелгән яшенле яңгырлар чистартырга тиеш. "Якын көннәрдә Татарстанда...
-
Татарстанда кияү белән кәләш язылышырга кроссовкада килгәннәр [+ФОТОЛАР]
Чаллыда ЗАГСка язылышырга кияү белән кәләш гадәти булмаган киемдә киләләр. Артем белән Айгуль Мещеряковлар икесе дә спортка мөкиббән икән, шуңа язылышырга килгәндә үзләрен аерылып торырга тиеш дип тапканнар һәм үзләре дә, кунаклары да кроссовкаларда килгәннәр. Яшьләр иртүк язылышып куйганнар да, туй мәҗлесен яхтада уздырганнар, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru.
-
Бәкергә якташыбыз Илсөянең концертына барабыз
22 июльдә, ягъни бүген "Бәкер" шифаханәсе территориясендәге Яшел аланлыкта якташыбыз җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты булачак. Башлана 19 сәгать 30 минутта. Бу хакта санаторийның рәсми төркеме хәбәр итә
-
Кырыгалдарлар корбаны булган
Чаллыда 73 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарлар корбаны булган. Аның кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен коммерция оешмаларына күзәтчелек ясаучы ревизия комиссиясе инспекторы итеп таныштыра. Ул хатын-кызга моңа кадәр күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен компенсация тиеш булуын җиткерә. Дөрес, моның өчен башта акча түләргә кирәк икән. Шалтыратучы кушканнарны үтәп, пенсионер хатын-кыз әйтелгән банк...
-
“Заман сулышы” бүләкләр уйнатты, кемнәр отты (исемлек)
"Заман сулышы" газеты редакциясе 2016 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Газетка даими рәвештә белдерүне биреп бардык, язылыгыз, квитанция номерын хәбәр итегез дип. Квитанция номерын 157 кеше шалтыратып әйтте, кайберләре редакциягә килеп, минем номерны теркәп куегыз әле, диде. Алдан вәгъдә иткәнчә, 5 килолы 5 капчык шикәр комы һәм 5...
-
Лениногорск районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу дәвам итә (ФОТОЛАР)
Шушы елның 1 июленнән башланып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк, "Авылда тәртип булса, ил муллыкта яшәр" девизы белән узучы Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар белән без дә шәһәрдәге шәхси секторда булып кайттык. Йортлар буенча йөрергә чыгар алдыннан, исәпкә алучы Флера апа Хәйруллина өстенә зәңгәр төстәге жилетын, башына да шундый төстәге...
-
Синоптиклар кабат кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнү ихтималының әлегә кадәр юкка чыкмавы хакында кисәтә. Синоптиклар тараткан хәбәргә ышансаң, бүген - 22 июльдә, метеорологик хәл кабат кискенләшеп алырга мөмкин. Фаразлардан күренгәнчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән яшен булачак. Яшен вакытында җилнең кыска вакытлы көчәюе хакында да әйтелә....
-
Бала тапканда хатыны янәшәсендә булган Чаллы кешесе ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан
Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза. "Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан...