22 август 2013 яңалыклары
-
Эшмәкәр булырга өйрәтәләр
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче авыл яшьләре өчен дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге тудырылачак. Әлеге гамәл озак вакытлы "2011-2015 елларга Татарстан республикасы авыл яшьләре" максатчан программасын тормышка ашыру һәм авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын үстерү максатыннан эшләнә. Шунлыктан Татарстан Аграр яшьләр оешмасы быелның сентябреннән дистанцион рәвештә укулар һәм вебинарлар (онлайн-семинар) оештыра. Укулар...
-
Лениногорскида өмә үтәчәк
Шимбә, 24 август көнне Лениногорск шәһәрендә экологик өмә уза. Барыбыз да катнашып, тирә-якны тәртипкә китерик. Алда торган бәйрәмнәрне чистарынып каршылыйк.
-
Тагын бер лениногорскилы мошенниклар кармагына капкан
Лениногорскида тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган. 1962 елгы ир-атның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкасын SMS-хәбәр аша да салдырырга мөмкин, дигән хәбәр килә. Мошенникның әлеге сүзләренә ышанып, ул үзенең банк картасында сакланучы 42 меңнән артык акчасын билгеле кәрәзле операторларның абонент номерларына күчерә, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайты.
-
Лениногорск кырларында уҗым культуралары чәчәләр
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре белән бергә уҗым культураларын чәчү дә бара. Быел уҗымнарны 9,5 мең гектар мәйданда чәчәргә планлаштыралар. 22 август көненә 2,1 мең гектарда арыш чәчелгән.
-
Лениногорск районы халкы чиста су эчәме?
Лениногорск районы халкының күпчелеге көндәлек тормышта ашау-эчүгә краннан килгән суны файдалана, бик азы гына чишмә суын эчә. Ләкин краннан килгән су никадәр дәрәҗәдә яраклы соң? Су - яшәү чыганагы дип әйтәбез. Ләкин, беренче чиратта, аның сыйфаты яхшы булуы кирәк. Хәзерге шартларда халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен...