22 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Октябрьнең беренче көннәрендә үк салкыннар көтелә
Синоптиклар кышны исә республика өчен җылы булыр дип фаразлый. 9 октябрьдә температура «0»не күрсәтәчәк. Аннан соңгы көннәр тагы да салкын булачак, 10 октябрьдә үк «-» көтелә. Фаразларга караганда, -3 градуска кадәр салкыннар көтә безне. Шулай да сөенечле хәбәрләр дә бар. Октябрь һәм март чагыштырмача җылы булырга тиеш. Октябрьдә температура +3...
-
11нче гимназиядә татар яшьләренең беренче җыены үтте (фотолар)
11нче гинназиянең актлар залына татар яшьләре: мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр җыелып, татар яшьләре хәрәкәте турында сөйләште. Хәрәкәтнең максатлары, үсеш юнәлешләре билгеләнде. Төрле юнәрештәге мастер-класслар булды.
-
Лениногорскиның мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшкә велосипедта килде
Алар шулай итеп, "Эшкә велосипедта" дигән акциягә кушылды. Аның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экологик мохитне яхшырт. 16 кеше җәяү килде.
-
Әти-әниләрне бәрәңге алып килергә мәҗбүр иткән мәктәп директоры эшсез калды
Кукмара районы узган көздә бер гаугага бәйле рәвештә телгә кергән иде. Ул вакытта Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән район мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Мостафин арасындагы аңлашылмаучанлык шактый зурга китте. Хәзер исә Кукмара тагын федераль матбугатка чыкты. Эш шунда, бу юлы Кукмараның 4нче мәктәп директоры Азат Хәсәнов(рус матбугат чараларында ул нигәдер...
-
Лениногорскилыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
29 сентябрьдә 08.00дән 16.00 сәгатькә кадәр «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең кабул итү бүлмәсендә, адресы: Булгаков урамы, 1а йорт, чираттагы бушлай юридик кабул итү булачак. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11; 5-25-89.
-
Лениногорскида Чечен ансамбле концерт куйды (фотолар)
«Вайнах» Чечен Дәүләт ансамбле безнең шәһәрдә беренче тапкыр концерт куйды. Алар бик матур хореографик күренешләр күрсәтте. Концерт башланганчы шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ансамбль җитәкчесе Аднан Межидовка район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Рәхмәт хатын тапшырды. Тамаша залы ул көнне тулы иде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде.
-
Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән концерттан соң фотога төшкән лениногорскилылар үзләрен карый ала (фотолар)
Лениногорск Мәдәният сараенда җырчы Ришат Төхвәтуллин бик матур концерт куеп китте. тамашачылар бик күп иде, концертны бик яраттылар. Ахырдан җырчы белән фотосессия булды. Фотоларыгызны кереп карагыз:https://m.vk.com/photos-17496755
-
Әбиләр таган өчен сугышкан
Монда ялгышлык юк. Олы яшьтәге ханымнар урамнан узучыларның игътибарын җәлеп итеп, кечкенәләр кебек таган өчен сугыша башлаган. Бу вакыйга Мәскәү өлкәсендә күзәтелә. Кибеттән кайтып баручы ханым таганда газета укып утыручы пенсионерны күрә һәм аның янына килеп җитә, дип яза Әлмәт таңнары. "Төш, ул синең өчен ясалмаган" дигән сүзләр белән ул...
-
Лениногорскилылар, гошер сәдакасы бирәсезме?
Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен...