22 октябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорск трамплинчылары Сочида уңышлы чыгыш ясаган
Сочи шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча үткән ачык Россия Чемпионатында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Ярышка спортчылар Япония һәм Италиядән дә килгән иде. Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта лениногорскилы Елена Тютеева ундүртенче урын алды. Ир-егетләр арасында спортчыбыз Роман Трофимов - дүртенче урында. Ә команда зачетында республиканың ирләр командасы алтынчы урынга чыкты.
-
Лениногорскиның Урмышлы һәм Кирлегәч авылларында халык ничек яши?
Урмышлылылар бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп, тату яши, дигән фикергә килдем район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашуыннан соң. Авылда җыр-биюгә сәләтлеләр дә шактый икән. Җыенга килүчеләрне өлкәннәргә багышланган концерт белән каршы алдылар. Балалар бакчасыннан ук сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтә аларны апа-абыйлары. Әнә, 3-4 яшьлек сабыйлар: Әй әбием, әбекәем, Кояш кебек...
-
Лениногорск почтальоннары арасында конкурс
"Татмедиа" җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамлаганчы, ягъни 31 декабрьгә чаклы барачак. Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2014 елның беренче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы...
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куялар
Үткән атнада авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча район хуҗалыклары арасында конкурс узды. Тикшерү белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислек итте. Барлыгы сигез хуҗалык катнашты. Соңыннан комиссия урыннар билгеләде. Нәтиҗәдә I урынны - "Сатурн-Урал", II урынны - "Ленин" җәмгыяте алды.
-
Лениногорскида бер егеткә пычак кадаганнар
Шушы көннәрдә Ленинградская урамы, 29 "А" йорт ишегалдында төнге сәгать берләр тирәсендә билгесез зат 1986 елгы егеткә берничә мәртәбә пычак белән кадаган. Җинаятьче, элек хөкем ителгән 1971 елгы ир-ат, хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган. Зыян күрүче хастаханәдә. Тикшерү эшләре бара.