22 октябрь 2020 яңалыклары
-
Бизнес-омбудсмен татарстанлыларның электрон сәүдә турындагы сорауларына җавап бирәчәк
Турыдан-туры эфир 23 октябрьдә Татарстанның рәсми җәмгыятьләрендә социаль челтәрләрдә булачак.
-
Лениногорск мөхтәсибәте форумда катнашты
Лениногорск шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин җитәкчелегендә 5 кешелек делегация кичә Казанда узган мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумында катнашты.
-
2021 елда ишелеп акча килсен өчен нишләргә?
Феншуй белгечләре киләсе Ак Металлик Үгез елына кайбер фаразларын бирде.
-
Ренат Ибраһимов Сириядә хезмәт итүче Татарстан офицерлары өчен җырлады
Хмеймим авиабазасында 50 татарстанлы хезмәт итә.
-
КФУ галимнәре ныклы һәм экологик яктан чиста асфальт катламы эшләгәннәр
Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының югары үзле нефть һәм табигый битумнар кафедрасы хезмәткәрләре үтә нык һәм экологик яктан чиста юл катламын эшләделәр, дип хәбәр итә КФУ медиапорталы.
-
Татарстанлыларны Идел буе федераль округы балалар йортлары онлайн-фестивалендә катнашучыларга ярдәм итәргә чакыралар
2020 елда чарада Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казан шәһәренең Идел буе районыннан 17 бала булачак.
-
Тимәш авыл җирлегендә өч федераль программа буенча эшләр башкарыла
Тиздән тимәшлеләр авылда барган үзгәрешләрне күреп сөенер, авылның төзек булуы өчен тагын бер тапкыр шатланып куяр. Быел Тимәш авыл җирлеге өч федераль программада катнаша.
-
«Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов Россия рекорды теркәде. Россиядәге иң зур кырмыска оясы Россиянең рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.
-
Татарстанда мәктәп ашханәләре пешерүчеләренең хезмәт хакын арттырырга телиләр
Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин иткәннән соң, Татарстанда ашханә хезмәткәрләренә йөкләнеш сизелерлек артты, ә аларның хезмәт хакы элеккеге дәрәҗәдә калды.
-
Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар юк
Татарстанлылар әлегә грипп белән авырмый, бары тик риновирус һәм бокавирус йоктыру очраклары гына теркәлә. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Дәүләт Думасында почта тартмаларына салына торган рекламаны тыярга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында халыкның ризалыгыннан башка почта тартмаларына салынаторган рекламаны тыярга тәкъдим иттеләр. Депутат Виктор Зубарев шундый инициатива белән Цифрлы үсеш һәм Төзелеш министрлыклары башлыкларына мөрәҗәгать итте.
-
Минераль суның нинди зыяны бар?
Минералканы табиб күрсәтмәсеннән башка эчәргә ярамый.