22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар колагына. Бәхетле булуның 7 ШАРТЫ
Үткәннәрне барлап, зая үткән көннәр, дөрес эшләнмәгән гамәлләр өчен үкенүдән файда юк. Әлеге минуттан бәхетле булу өстендә эшли башла! Хыялыңа омтыл! Нәкъ менә шул вакытта син "ничек барып чыга" түгел, ә "ничек хыялланасың" шулай яшиячәксең! Моның гади генә 7 шарты бар. 1. Проблемлардан максатларга Барлык проблемалардан да чыгу юлын табарга...
-
Торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күпмегә артачагы билгеле
РФ Хөкүмәтенең хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан боерыкта ТКХ бәяләренең кайсы төбәктә ничек артачагы билгеле булды. Татарстанда ул 2017 елның 1 июленнән уртача 4,7% ка артачак. Күрше Башкортстанда бу сан 5,8%, Марий Элда - 3,5%, Чувашиядә - 3,9%. Россия буенча иң күбе Мәскәүдә артачак. Уртача 7% ка.
-
Федотовкада Авыл көне узды (фото)
Федотовкада узган якшәмбе, 20 ноябрь көнне, Авыл көне узды. 21 ноябрь - авыл көне буларак ел да үткәрелә. Быел референдум көнне, клубта чәй табыны әзерләнде. Укучылар спектакль күрсәтте, авыл турында шигырьләр сөйләделәр. Нина белән Виталий Федоровлар матур жырларын бүләк итте. Чәй табыны артында гармунга кушылып та матур жырлар жырланды. Валентина...
-
Лениногорскилыларны депутат Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк
23 ноябрь көнне 16 сәгатьтә лениногорскилыларны Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк. Адрес: Лениногорск шәһәре, Р.Булгаков урамы, 1А йорт. Белешмәләр өчен телефон: 5-16-11
-
Күрше шәһәрдә коточкыч хәл:үз кызына пычак белән ташланган
53 яшьлек ана бу вакытта исерек була. Бу вакыйга Бөгелмәдә була. 28 яшьлек кызны пычак җәрәхәтләре белән сырхауханәгә алып киләләр. Баксаң, аңа исерек әнисе ташланган икән. Хәзер ваемсыз анага карата җинаять эше ачылган. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскилыларны декабрьдә нинди һава торышы көтә?
Салкын, әмма карсыз һава торышы бу ялларда, ниһаять, үзгәрәчәк. Атна азагына температура бераз җылытып, кар явачак. Төнлә -2 градуска кадәр җылытачак. Ноябрь азагына кадәр шундый аязучан болытлы көннәр көтә безне. Ә менә декабрь башы салкын булырга охшаган. Һава -23 градуска кадәр суыначак. Синоптиклар тулаем алганда декабрь узган еллардагы кебек булачак...
-
Лениногорскилылар депутатка мөрәҗәгать итә ала
23 ноябрь көнне 14 тән 15 сәгатькәчә лениногорскилыларны Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров кабул итәчәк. Кабул итү адресы: Лениногорск шәһәре, Р.Булгаков урамы, 1А йорт. Белешмшләр өчен телефон: 5-16-11
-
Чайковский урамында юл-транспорт һәлакәте
Кайнар хәбәр: шәһәребезнең Чайковский урамында, "Сигнал" җәмгыяте каршында ике машина бәрелешкән. Лениногорскилылар, юлларда сак булыгыз!
-
Әлмәттә яшүсмер кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга суд хөкем карары чыгарды
Әлмәт шәһәр судында укучы кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга карата суд булды. Дәүләт гаепләүчесе экс-педагогка алты ел сораган булган. Әмма суд гаепләнүчене өч елга сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мүхрүм итте. Моннан тыш, аңа алты ел дәвамында укытучылык белән шөгыльләнү тыела. Рус теле укытучысы булып...
-
Лениногорск шахматчылары чемпион исеме алып кайтты
Казанда узган шахмат буенча республика чемпионатыннан безнең шахматчылар күңелле хәбәр алып кайтты. Лениногорскиның җыелма командасы дүртенче ел рәттән үз төркемнәрендә беренче урын алды. Республиканы шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров безнекеләргә кубок һәм алтын медальләр тапшырды. Команда составында чыгыш ясаган Владимир Шуваткин, Марат Гыйләҗев, Сергей Михайлов, Артём Афанасьев, Марсель Мөбәрәкшин, Виктор...
-
Илсөя Бәдретдинова: Үзем теләгәнчә клип төшердем (видео)
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клибы табадан төште. Җырның сүзләре, көе, башкарылуы, клибы - бар да тетрәндергеч, күңелгә үтеп керердәй көчле. Әйтерсең, ул үз тормышы, язмышы турында җырлый. Илсөя үзе: "Үзем теләгәнчә язылган җыр һәм мин теләгәнчә төшерелгән клип бу", - ди. - Җырның сүзләрен Вәсимә Хәйруллина, көен...