22 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Илшат Әминов ТНВ Яңа ел тапшыруы өчен җырчылардан акча җыя дигән гаепләүне кире какты
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов Яңа ел көнне чыгачак тапшыруга акча җыялар дигән гаепләүләрнең урынсыз булуын әйтте. "Яңа ел концертының исемлеге төзелгән. Әлеге исемлектәге җырчылардан акча алмыйбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
-
Бүген кич балалар Евровидениесендә катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү башлана
Бүген кич «Балалар Евровидениесе — 2019» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүнең беренче этабы ачылачак, Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
-
Заворотнюк бәләкәй кызын туйганчы сөйгән
Табиблар актрисага бер яшьлек Мила белән очрашырга ризалык биргән.
-
Роспотребнадзор экспертлары антибиотик эчү буенча киңәш бирде
Антибиотикларны нигезсез билгеләү һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә микробларда аларга каршы тору сәләте барлыкка килә.
-
ТАССР дәүләт комитетының элеккеге рәисе (безнең якташыбыз) Габделхак Гыйләҗев вафат
21 ноябрьдә 91 яшендә хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча ТАССР дәүләт комитетының элеккеге рәисе Габделхак Гыйләҗев вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүм дәүләт эшлеклесенең туганнарының кайгысын уртаклашты.
-
Лениногорск районында аккошны коткарганнар
Лениногорск районында аккошка суда туңарга ирек бирмәгәннәр, аны коткарганнар.
-
Лениногорскида ана капиталы сертификатлары тапшырдылар
Әниләр көне алдыннан Пенсия фонды бүлеге, Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә, “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” республика акциясен оештырды. Аның кысаларында Лениногорск ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.
-
ВИЧ авыруларын профилактикалау буенча "кайнар линия"
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 25 ноябрьдән 01 декабрьгә кадәр ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча «кайнар линия» һәм консультацияләр оештырыла.
-
Лениногорскида халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
27 ноябрьдә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт адресы буенча (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү юлы) «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
-
Бельгиядә 9 яшьлек вундеркинд яши
Бельгиядә 8 яшьлек Лоран Симонс планетаның иң яхшы университетлары исемлеген, шул исәптән Россия югары уку йортларын да карый. Малайның барлык яшьтәшләре мәктәпкә әле яңа гына тәүге тапкыр атлап кергән, ә Лоран инде аны тәмамлаган да. Өстәвенә, ел ярым эчендә.
-
Белгечләр декабрьдә кайсы төбәкләрдә җылы буласын фаразалады
Россиянең Европа территориясенең төньягында, Красноярск краенда һәм Уралда декабрьдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Российская газета»га Гидрометеорология үзәгенең озак вакытлы фаразлар бүлеге мөдире Владимир Тищенко сөйләде.
-
Сару кайнаса, нишләргә?
Сару кайнаганда сода эчү, акбур ашау зыянлы.