22 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ризаэддин Фәхреддин китабы нәшер ителде
"Хузур" нәшрият йорты "Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" китабын нәшер итте. Китап өч өлештән тора: әсәрнең иске татар имлясындагы нөсхәсе, хәзерге татар теленә күчермәче һәм русчага тәрҗемәсе, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты. "Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" - бөек татар галиме, мәшһүр дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддиннең...
-
"Татнефть" - абсолют җиңүче
Бүген "Корстон" сәүдә, күңел ачу комплексында "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республикакүләм конкурсында катнашып җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республикакүләм конкурслары, безгә бүген әйләнә-тирәне саклауның никадәр дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга ярдәм итә, диде республика премьер-министры Илдар Халиков .Предприятие һәм оешмаларның кереме...
-
Лениногорскида ял көннәренә көн суыта
Якын көннәрдә һава температурасының кинәт түбән төшү күзәтеләчәк. Татарстан синоптиклары шулай дип белдерә. Атнаның беренче көне җылы һава температурасы, юеш кар белән башланып китсә дә, сишәмбегә каршы төндә сизелерлек суытачак. Төнлә -7, иртәгә көндез -3 градус булачак. Атна азагына кадәр һава температурасының -18 градуска кадәр төшүе көтелә. Лениногорскида һава температурасы...
-
Лениногорск районы егете – “Алтын барс” сынын алды
Урмышлы авылы егете Рамил Галимҗанов быел да "Алтын барс" сынына ия булды. Шимбә көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган "Татар җыры-2014" фестивалендә аның башкаруындагы "Йөрәк ярам" җыры - "Иң романтик җыр" булып танылды. Ул җырны башкарганда сәхнәдәге экраннан гаҗәеп зур ай йөзеп узды. Ә биючеләр йолдыз тузаны белән сурәтләр...
-
2015 елда диспансерлаштыру кемнәргә кагылачак?
-
Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылы Яңа елга әзерләнә
Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылы мәктәп укучылары Яңа елны каршы алырга әзерләнә. Алар мәктәп яны территориясен бизи, чыршы куеп, аның янәшәсенә Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен бастырган. Төрле җәнлек сыннары ясый. Мәсәлән: куян, төлке, кәҗә сыннары. Алар тирә-якны матурлап, ямь биреп тора.
-
Лениногорскиның Мичурино авылы Яңа елга сыннар ясаган
Лениногорск районы Мичурино авылы халкы Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Алар чыршы куеп, аны төрле төстәге гирлянда белән бизәгән һәм чыршы башына тирә-якка якты нур сибеп торучы йолдыз куйган, - дип хәбәр итә Мичурино авыл җирлеге сайты. Шулай ук, Яңа ел бәйрәменә Балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр дә ныклап әзерләнгән....
-
22 декабрь – иң кыска көн
22 декабрь - елның иң кыска көне. Бу төндә Мәскәү вакыты белән 3 сәгать 3 минутта Кояш Җирнең көньяк ярымшарына максималь дәрәҗәдә төште. Бу астрономик кыш килүе турында искәртә. Бүген көн яктылыгы озынлыгы 6 сәгать 56 минут кына булачак. Алга таба төн кыскара, көн озыная барачак. Бу уңайдан бер сынамыш:...
-
Урмышлы мәктәбендә “Яңа ел символлары” конкурсы
Лениногорск районы Урмышлы мәктәбендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан "Яңа ел символлары" стенгазетасы конкурсы бара,- дип хәбәр итә Урмышлы мәктәбе сайты. Конкурста катнашучыларга уңышлар телибез.
-
Куакбаш мәктәбендә “Яңа ел” открыткасы күргәзмәсе
Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә "Яңа ел" открыткасы күргәзмәсе уздырылды,- дип хәбәр итә Куакбаш мәктәбе сайты. Яңа ел темасына багышлап ясалган открыткалар оста һәм матур килеп чыккан. Аны 4 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары ясап, күргәзмәдә бик теләп катнашкан.
-
Лениногорскиның Балалар иҗат йортында конкурс
Балалар иҗат йортында "Чиксез балачак" XVII Халыкара фестиваленең "Балалар оешмасы - шәхес һәм эш" республика фотоконкурсының муниципаль этабы үтте. Анда 8 мәктәптән 5 "А" сыйныф укучысы Юлия Китова катнашты,- дип хәбәр итә 8 нче мәктәп сайты. Юлия Китова конкурска фотоколлаж тәкъдим иткән. Анда "Бердәмлек" балалар оешмасының эшчәнлеге яктыртылган. Жюри әгъзалары...
-
Баскетбол буенча 4 нче мәктәптә спартакиада
15 - 18 декабрь аралыгында 4 нче мәктәп базасында баскетбол буенча шәһәркүләм спартакиада үтте. Анда шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән 500гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, җиңүне, ягъни I урынны 4 нче мәктәптә укучы егет-кызлар яулады. II - III урыннарны 8 нче һәм 13 нче мәктәп егет-кызлары алды.
-
Лениногорскиның 4 нче мәктәбендә “Кошларга ярдәм ит!” акциясе
Күптән түгел шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә белем алучы 1 "А" сыйныф укучылары "Кошларга ярдәм ит!" акциясе үткәрде. Акция барышында укучылар, мәктәп яны территориясендә очучы кошлар өчен җимлек ясап, агачларга элеп чыкты.