22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әтәч елын ничек каршы алырга? Нинди төсләргә өстенлек бирергә?
Яңа ел төненә 9 көн калып бара. Күпләр инде нәрсә әзерләргә, нәрсә кияргә дигән сорауларга җавап эзли башлагандыр. Сезгә ярдәмгә килсен өчен, без барлык сорауларга да җавап әзерләдек. Нинди ризыклар әзерләргә? Киләсе ел Әтәч елы булганлыктан, өстәлдә кош ите, аеруча тавык ите, булмавы хәерле. Сарык ите, бозау итеннән ризык әзерләргә...
-
Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды (фотолар)
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Иске Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов һәм Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин ия булды. Фотолар http://president.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды
-
Татарстанда мәктәп укучылары утырган автобус һәлакәткә юлыккан
Машина килеп бәрелгән вакытта автобус салонында 14 бала булган. Кичә иртән 7 сәгать 24 минутта М7 юлының 1024нче километрында Алабуга районында мәктәп укучылары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта Алабугадан ЮХИДИ хәбәр итте. «ВАЗ»автомобиле туктап торган мәктәп автобусына килеп бәрелгән. Автобус Алабуга - Гари - Бехтерево - Мальцево -...
-
Лениногорскилылар, синоптиклар көчле суыклар булачагы турында кисәтә
Бигрәк тә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында салкын булачак. Татарстан синоптиклары 22 декабрь кичендә һәм 23енә каршы төндә һава температурасы тагын да төшәчәге турында хәбәр итә. Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 25 градустан 32 градуска кадәр салкын була. Иртәнге якта һава 18дән 23 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана, диелгән...
-
Бәйгебезгә Иске Иштирәк "Кояшкай" бакчасы балалары кушылды
Иске Иштирәк "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар Яңа ел бизәклзре ясарга бик ярата. Түбәндәге фотоларны карагыз: Самира, Самат Асабиннар: Әдилә Мөхәрәмова: Илнур Мөхәмәтов: Диләрә Мәҗитова:
-
Район башлыгы "Заман сулышы"на язылды
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов "Подпиши родных и близких" акциясенә кушылды. 2017 елның беренче яртысына "Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести" газеталарын яздырды. Лениногорскилылар, сез дә район газетасына якыннарыгзны, туганнарыгызны яздырырга, үзегез язылырга ашыгыгыз!
-
Лениногорск тракторчылары правалы булды (фото)
Политехник колледжда тракторчы-машинистлар имтихан тапшырды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге. Имтиханны инженер-инспектор Илнур Галимов кабул иткән. Курсантлар В,С,D,Е категориясе буенча трактор һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен укыганнар. Теоретик өлешне тапшыргач, тракторларга утырып, укуда алган күнекмәләрне күрсәткәннәр. Имтиханга кертелгән 25 кешенең барысы да уңышлы тапшырган, тиздән алар таныклык алачак.
-
Лениногорск ТОСлары Чыршы бәйрәменә чакыра
Балаларның кышкы каникуллары вакытында ТОСлар тарафыннан шәһәребезнең микрорайоннарында Чыршы бәйрәмнәре оештырыла. Беренче бәйрәм 26 декабрь көнне сәгать 10.00да Тукай урамы, 27 йорты ишегалдында узачак. 27 декабрьдә беръюлы ике урында: Булгаков урамы, 18 нче йорт каршында (түбән сулыкта) сәгать 11.00 дә һәм Тукай урамы, 16 А йорты адресы буенча сәгать13.00дә башланачак....
-
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчете кышкы каникулларда сәламәтлек ныгыту дәресләре үткәрә
"Ихлас" мәчетендә 2-7 гыйнвар көннәрендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен мәдәни-сәламәтләндерү курслары уздырылачак. Иң активларны бүләкләр көтә. Өч тапкыр ашату оештырылачак. Теләге булган һәркемне 2 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да мәчеттә көтәләр. Белешмә өчен телефоннар: 8-9178563077, 8-9196935993
-
Татарстанда янгында бер баланың гомере өзелгән
Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән. Тикшерү комитетының...
-
Министр экономики РТ о кризисе ТФБ: «На многие вопросы удалось найти ответ»
В Министерстве экономики состоялась встреча Артема Здунова с инициативной группой предпринимателей, счета которых оказались заморожены в Татфондбанке. «Встреча прошла очень конструктивно. Мы сегодня думали о том, каким образом проблемы сгруппировать. На встрече было 2 банка. На многие вопросы удалось найти ответ», - заявил Артем Здунов сразу после окончания встречи с...
-
"Яңа ел бизәкләре" бәйгесенә Алинә Усманова прәннекләр ясаган
Лениногорскилы Алинә Усманова бик матур баллы прәннекләр ясау белән шөгелләнә икән. Фотоларын безгә бәйгегә җибәргән. Нинди матурлар, карагыз!
-
Лениногорск ЗАГС бүлеге кунаклар каршы алды (фотолар)
Лениногорск районы ЗАГС бүлеге кунаклар каршы алды. Биредә Түбән Кама ЗАГС идарәсе, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәттәшләре үзләренең эш тәҗрибәләре, һөнәри сораулары буенча фикер алмаштылар. Кунакларны каршы алып, шәһәребезнең ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килүчеләрне сәламләде, Районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк барлык ЗАГС бүлеге җитәкчеләрен һәм...
-
Эксперты отмечают рекордные сроки начала страховых выплат
Случаи когда АСВ настолько оперативно начинает возмещать средства вкладчиков - единичные. АСВ оперативно реагирует на сложившиеся условия, рассказал ИА «Татар-информ» аналитик компании «Открытие брокер» Андрей Кочетков, при этом эксперт отмечает единичность подобных случаев. «Выплаты компенсаций фактически начнутся мгновенно. По многим другим банкам раньше АСВ затягивало выплаты. Они начинались, как правило,...
-
Райондашыбыз Айрат Шәйхлисламов Яңа ел турында яңа җырын тәкъдим итә
Премьера !!!!!!!!! Өр яңа җырыбыз !!!! Айрат Шайхлисламов көе Алмаз Әхмәтгалиев сүзлэре аранжировка: Азат тухватуллин сведение: Филюс Беркет . Все права защищены . Җырны шушы сылтама аша кереп тыңлагыз: https://vk.com/shugurairat