23 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Китапханә бәйге игълан итә
Шәһәрнең 60 еллыгы алдыннан, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Җиремнең яраткан почмагы" иҗади эшләр бәйгесе игълан итә. Бу турыда тулырак үзәк китапханә сайтында белеп була. Шәһәрлеләрне актив катнашырга чакырабыз. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
-
Музейга балалар килде
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Туган якны өйрәнү музее бу юнәлеш буенча эшен активлаштыра. 22 гыйнварда бирегә 18 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме килде. Музей хезмәткәре балаларга сугышта катнашкан якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде.
-
Мәдәния сарае грант откан
Мәдәният сарае Татарстан Хөкүмәтенең 500 мең сумлык грантына лаек булган. Алар "Чтобы знали, чтобы помнили" грантын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләгән булганнар. Авторы - Мәдәният сарае белгече, Россиянең мактаулы кинемотографы Любовь Липатова. Ул материалларны әзерләү белән бергә, аны Мәдәният министрлыгында презентацияләгән дә.
-
“Лениногорскнфть” идарәсенең еллык конференциясе үтте
Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2014 елгы эш йомгаклары буенча конференция үтте. Анда "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин катнашты. Баштан генераль директор идарәнең производство объектларында булды. Аннан нефть техникумы актлар залында үткән конференция эшендә катнашты. Идарә начальнигы чыгышыннан күренгәнчә, үткән ел алар тарафыннан...
-
Сугышлы мәктәбе директорының юбилее
Мәктәпнең тәҗрибәле педагогы, хөрмәтле җитәкче һәм остазыбыз Рәсимә Хәтим кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Ул җырларда җырлана торган биек таулары, челтерәп аккан чишмәләре, гүзәл табигате белән дан тоткан Керкәле авылында дөньяга килә. Ә хезмәт юлын Сугышлы мәктәбендә башлап, гомерен дә шул авыл белән бәйли. Монда ул 15 ел...
-
Казанда укучы Лениногорск студентлары ничек яши?
25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан, төбәгебездә туып-үсеп, төрле шәһәрдәге югары уку йортларында белем алучы студентларның хәлен белештек. Гөлинә Гаррапова, Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының III курс студенты. - Хәзер күп кенә вузларда "иң кызу вакыт"- сессия бара. Мин, Аллага шөкер, барлык имтиханнарымны бик уңышлы тапшырдым....