23 февраль 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилы Азалия россиякүләм бәйгедә икенче урын алды
11 нче гимназия укучысы Азалия Мәгсумова 22 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә "Клёнмедиа" телевизион ширкәте уздырган "Россия талантлары" бәйгесендә катнашты. Ул вокал номинациясендә II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек дип табылды, җитәкчеләре Әхмәтшина Ф.З.,Хәсәншина Р.С. Әлеге җиңү Азалиягә киләчәктә Россия телевизион тапшыруларга чакырылу мөмкинлеге бирергә мөмкин. Аңа зур иҗат уңышлары телибез, афәрин!
-
Имамны табучыны 1 миллион сум акча көтә
-
Алдап бал сатып йөриләр, сак булыгыз
Бу хәл Зәй шәһәрендә булар. Күпкатлы йортта яшәүче өлкән яшьтәгеләр фатирына кергән ханым, оныгыгыз заказы буенча бал китердем дип ике өч литрлы балга охшаган сыеклыкны 10 мең сумга сатып чыгып китә. Ханым чыгып киткәч, оныкның үзенә шалтыратып әйтәләр, әлеге ир-егет полиция бүлегенә хәбәр итә. Эчке эшләр бүлеге банкадагы бармак эзләрен...
-
Әлфия Галимовадан бәйрәм шигыре
Без яшь чакта солдатка бармаган Егет никтер пучтәк саналды. Кыз-кыркыннар кияү эзләгәндә Хезмэт иткәннәрне сайлады. Мин үзем дә андый - мондый түгел, Моряк егет сайлап алдым бит. Өч ел яшьлек гомерен илгә биргән Ир-егеткә юлдаш булдым бит. Хезмәт итү ил солдаты булу - Зур горурлык хисе уята Ил алдында бурыч...
-
Алабуга районында 5 юл-транспорт һәлакәтендә 12 машина бәрелешкән
Алабуга районында 5 юл-транспорт һәлакәтендә 12 машина бәрелешкән.Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Көчле буран һәм юлларда күз күременең начар булуы авариянең төп сәбәпчесе булырга мөмкин. Чыганак:http://intertat.ru/tt