23 март 2015 яңалыклары
-
Лениногорск - “Иң төзек торак пункт ” бәйгесе җиңүчесе
19 мартта ТР Төзелеш, архитектектура, торак - коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Икенче категориядә Лениногорск икенче урын алды, ул Алабугадан калышты, ә Чистайны узып китте.
-
Лениногорскилылар каратэ беренчелегендә
22 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Кекусинкай каратэ бүлеге кумитэ буенча Татарстан Республикасы чемпионатының Ачык беренчелеге үтте. Анда Лениногорск шәһәре спортчылары да катнашты һәм призлы урыннар яулады. Нәтиҗәдә, 12-13 яшьлекләр арасында I урынны Анатолий Буслаев, 18 яшьтән дә олыраклар арасында II урынны Владимир Петрыкин яулады. Шулай ук, безнекеләрдән тагын Ирина Буслаева,...
-
“Умники и умницы”да түбәтәйле якташыбыз катнашты
"Умники и умницы" тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны "Иншаллаһ" дип әйтергә мәҗбүр итте. Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында...
-
Әлмәт кызы “Татар кызы – 2015”тә катнашачак
21 яшьлек Алсу Рахимова матурлык һәм сәләт бәйгесендә көч сынашачак. Бәйгене Ульяновск өлкәсе иҗтимагый оешмасы, "Сембер" татар бизнесменнары клубы оештыра. Анда 19 татар кызы катнаша. Милли киемнәрдә дефиле, татар ризыклары әзерләү, кызларның сәләтләрен ачып бирү бәйгесе һ.б. милли рухтагы сынаулар көтелә. Бәйге 4 апрельгә планлаштырылган. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскида көн аязды
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары фаразлавынча, бүген, 23 мартта, Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән кар, көндез юеш кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык. Һава температурасына килгәндә, көндез -3 -5 градуска кадәр булачак. Төнлә -4 -12 градуска кадәр салкын булачак. 24 мартта Лениногорскида болытлы һава торышы...