23 апрель 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилы мәк урлаган
Лениногорскида яшәүче берәү, пычак белән янап, үзәк базардан 4 мең 200 сумлык 21 төргәк кондитер мәге урлаган. Базар сакчылары ир-атны тиз арада тоткарлый. Судта ул үз гаебен өлешчә таныган. Аны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.
-
12 нче лицей командасы – III урында
Күптән түгел хәрби әзерлек дәрәҗәсен күрсәтүче "Аҗаган - 2015" уенының зональ этабында Лениногорск командасы III урынны алган иде. Бу юлы аларга республика этабында да бәхет елмайды. Казанның спорт-патриотик республика үзәгендә узган смотр-конкурс Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Ярыш нәтиҗәсе буенча шәһәрнең 12 нче лицей командасы өченче урынга лаек булган. Бу темага...
-
Ветераннарга – юридик ярдәм
Шәһәр һәм районның сугыш ветераннары, шулай ук аларның гаилә членнарына бушлай юридик ярдәм алу көне билгеләнде. 28 апрель сәгать 10.00 да Шашин урамы, 22 нче йорт (Мәгариф идарәсе) адресы буенча килеп, пенсия фонды, социаль яклау, Росреестр, Роспотребнадзор, юридик хезмәт, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләреннән консультация алырга була.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе үтте
22 нче апрель көнне11 гимназиядә Габдулла Тукайның тууына 129 елга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Барлыгы 2 нче, 5 нче, 6 нчы, 12 нче мәктәпләрдән, 11 нче гимназиядән 30 бала катнашты. Укучылар зур әзерлек белән килгән. Аларны ана теле укытучылары әзерләгән. Бәйрәм Тукай җырлары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш...
-
Лениногорскида “Велопробег – 2015” үткәрелде
22 апрель көнне Лениногорскиның Үзәк мәйданына велосипедта узышырга теләүче ирекле яшьләр - волонтерлар җыелды. Көн салкын һәм җилле булуга да карамастан, бирешмәдек, булдырдык, "Велопробег - 2015" кызыклы үтте. Молодцы! Фәнис Халиков