23 апрель 2020 яңалыклары
-
Лениногорскилылар өчен: Рамазан аена сәхәр, ифтар һәм намаз вакытлары
Лениногорск мөхтәсибәте Рамазан аена намаз вакытлары һәм сәхәр, ифтар вакытлары тәкъдим итә.
-
Удачина: Бала хокукларын яклау мәсьәләсенең Конституция дәрәҗәсенә күтәрелгәне юк иде
Конституциягә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр балалар һәм гаиләне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
-
Лениногорск мәктәп укучылары экологик эшләнмәләр бәйгесендә катнаша ала
Мәктәп укучылары өчен «Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе җитә һәм «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурс башлана. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Табиблар «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы туристларда коронавирус тапмаган
Табиблар Төркиянең Анталья шәһәре һәм Һиндстанның Гоа штатыннан кайтканнан соң «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы россиялеләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе тапмаган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
-
Ветеринарлар коронавирус белән авыручыларга йорт хайваннары белән элемтәне чикләргә куша
Ветеринарлар яңа коронавирус инфекциясен йоктырган яки медицина күзәтүендә булган кешеләргә үзләренең йорт хайваннары белән аралашуны киметергә киңәш итте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорск Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе: Вирус спортка киртә түгел
Үзизоляция – куркынычсызлык чарасы гына түгел, ә үз өстеңдә эшләү, камилләшү, сәламәтлекне чыныктыру мөмкинлеге дә. Физик культура һәм спортны үстерү, шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” Бөтенроссия физик культура-спорт комплексын пропагандалау максаты белән Лениногорскида онлайн-акция һәм марафоннар башланып китте. Аларга өйдән чыкмыйча да кушылырга була.
-
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 очрагы ачыкланды
Татарстанда тәүлек эчендә 57 кеше коронавирус йоктырган. Россия буенча - 4774
-
Районда хокук сакчылары халыкның үзизоляция режимын үтәүләрен тикшерәләр
Лениногорск районында хокук сакчылары халыкның үзизоляция режимын үтәүләрен тикшерәләр. Шәһәргә керү урыннарында юл-патруль хезмәте вәкилләре тәүлек буе эшлиләр.
-
42 мең сумлык имбирь "алган"...
Имбирь - коронавируска каршы яхшы чара, дигән имеш-мимешкә ышанучылар һаман да бар икән әле.
-
Спрей, крем яки дымлы салфетка: нинди антисептик COVID-19 вирусын яхшырак үтерә
Эпидемиянең беренче көннәрендә кибетләрдә карабодай белән бергә, санитайзерларны да сатып алып бетерделәр. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, антисептик — бик яхшы вариант. Спиртлы чаралар вирусларны һәм бактерияләрне үтерә. Тик аларда спирт күлмәе 60-70 процент булмаса, микроблар саны кими, тик авыру йоктыру ихтималы кала. «СтарХит» басмасы хәбәрчесе төрле антисептик чаралар турында белешмә туплаган.