23 май 2020 яңалыклары
-
Экспертлар Россиядә Covid-19 кабатланырга мөмкин булган вакытны атады
Чит илләрдә коронавирус белән авыруның иң югары ноктасы узганнан соң, Россиядә Covid-19 белән авыручылар янә артырга мөмкин. Бу хакта сораштырылган экспертларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
Татарстанда “ТАТАРСТАР” талантлы башкаручылар конкурсы старт ала
Татарстанда җырларга яратучылар һәм киң аудиториягә танылырга теләгән кешеләр өчен «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесе башлана. Анда өйдән чыкмыйча да катнашып була – бары тик теләсә кайсы телдә башкарган җырыңны видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә генә кирәк.
-
Баклажан үстерү серләре
Мәшәкате күп дип, күпләр әлеге гаҗәеп яшелчәне үстерми. Әмма берничә серен белсәң, безнең бакчаларда да баклажаннан мул уңыш алырга була. Баклажан өчен өч шарт мөһим: җылы, якты, дым.
-
Татарстанда бер тәүлектә 76 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда тәүлек эчендә 76 яңа коронавирус очрагы теркәлгән.
-
Яшел Үзән хастаханәсендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган, өчесе реанимациядә
Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган. Янгын турында хәбәр кичә 22.15 сәгатьтә 112 номерына килеп ирешкән.
-
Соңгы дәрес, соңгы звонок... Быел бар да башкача
Башка елларда чыгарылыш укучылары совет формалары киеп, чәчәккә күмелгән алмагачлар янында фотога төшеп, мәктәп еллары турындагы җырларны җырлап, вальс биеп, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздыра иде. Ә менә быелгы чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлармы?
-
Быел мәктәпне тәмамлаучыларны хәрби хезмәткә чакыруны кичектерәләр
Россиядә быел мәктәпне тәмамлаучыларны армиягә чакыруны кичектерәчәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.