23 июнь 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида чыгарылыш кичәсе үтте
Үзәк мәйданда 406 XI сыйныф укучысы өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Аларны котларга администрация, мәгариф идарәсе вәкилләре, әти-әниләр килгән иде. 56 укучы алтын медальгә лаек булган. Имтихан нәтиҗәләре буенча, алты укучы төрле фәннәрдән 100 бал җыйган. Аларның барысын да билгеләп үттеләр. Үзәк мәйданнан бәйрәм мәктәпкә, кафеларга күчте.
-
Лениногорскилылар армия белән бәйле сорауларын бирә ала
25-26 июньдә сәгать 10ннан 17.00гә чаклы хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча халык өчен "кайнар линия" үтәчәк. Әлеге темага тулы мәгълүмат, бәхәсле хәлләргә аңлатманы республиканың кеше хокуклары буенча вәкиллек, хәрби комиссариат, "Татарстан Республикасы яшь юристлар советы" иҗтимагый оешмасы вәкилләре бирә. Телефоннар: 8(843) 236-40-62, 8(843) 236-40-98, 8(843) 236-40-17
-
Лениногорск шәһәре күлендә берәү батып үлгән
21 июньдә Лениногорскиның Ленин проспекты янындагы күлдән бер ирнең үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты. Аның киеме шунда балык тотып утыручының кармагына эләгә, шунда ук полиция чакырталар. Бүгенге көнгә батып үлүченең шәхесе ачыкланган, фаҗиганең сәбәпләре өйрәнелә.