23 июль 2013 яңалыклары
-
Иске Шөгердә телеканал номеры үзгәрә
Республиканың кайбер торак пунктларында, бездә - Иске Шөгердә "ТНВ-Татарстан" телеканалы яңа ешлыкта күрсәтә башлаячак. Аны яңа ешлыкка күчерү процедурасы 23 июльдән 15 августка кадәр дәвам итә. Телевизор караучыларга "ТНВ-Татарстан" телеканалын яңа ешлыкта кабул итәр өчен, телевизорларын көйләргә туры киләчәк. Иске Шөгердә иске каналның номеры - 41, яңасы 33 булачак.
-
Лениногорскида уракка төштеләр
Районыбыз хуҗалыклары урып-җыюга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 22 июль иртәсенә кырда 45 комбайн эшли, 12 хуҗалыкның сигезе уракка төшкән. Биш көн эчендә игенчеләр барлык мәйданның 5 процентыннан уңыш җыеп алган, 4 мең тонна икмәк суктырылган, уңдырышлылык - гектарыннан 21 центнер.