23 июль 2016 яңалыклары
-
Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска
Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер йомырка сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төпләренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз. Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен дигәндә,...
-
Сәйдә абыстай Аппакова: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне»
Татарстанда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аерылышучыларның саны җиде процентка арткан. Гаилә таркалуның сәбәбен һәркем үзенчә аңлата, әлбәттә. Кемдер фатир юклыкка, кемдер акча җитмәүгә, кемдер холыклар туры килмәүгә сылтый. Ә менә танылган абыстай Сәйдә Аппакова моны яшьләрнең тормышка яраклашмавыннан күрә. - Мин һәрчак элеккеге тәрбия белән хәзергесен чагыштырам. Кая...
-
Белгечләр кисәтә: ак май алсаң, карап ал
Сөт продукцияләрен карап алыгыз! Ата-аналар, бала прививкасына каршы булмагыз! Мондый мөрәҗәгатьләр белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре чыкты... Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе халык арасында популяр булган азык-төлекне даими күзәтүдә тота. Хәтта үзләрен лаеклы, дип таныткан кибетләрдә дә ялган сөт продуктлары сатылуы хәзер бер кешене дә гаҗәпләндермидер, мөгаен. Быел бу юнәлештә Роспотребнадзор тарафыннан тикшерүләр 2,5...
-
Лениногорскилылар сулыкларны чистартты (ФОТОЛАР)
"Чиста яр буе" республика акциясендә лениногорскилылар актив катнашты. Бу хакта муниципалитетның рәсми порталы хәбәр итә. Камышлы поселогы янындагы сулыкның һәм "Яшьлек" паркындагы Камышлы елгасының яр буйлары чистартылган, зур, биек булып үскән үләннәр чабылган, су өстеннән ләм алынган. Сулыкларны чистартуда 127 кеше, 16 предприятие, 7 берәмлек техника катнашкан. 53 куб метр...
-
Татар туйларында иң тапталган һәм тозсыз теләкләр рейтингы (ТОП-20)
1. Ир - баш, хатын - муен! 2. Хатыным әйткән сүзләргә мин дә кушылам! 3. Без нәрсә инде, без инде авылдан килдек инде... 4. Тормыш булгач, савыт-саба да шалтырамый тормас... 5. Йәгез, шул хөрмәткә! 6. Я по-татарски понимаю, но скажу на русском... 7. Мин сине роддомнан алганыбызны хәтерлим... 8. Тормыш...
-
Карагыз, Иске Иштирәктә нәрсә тапканнар
"Типичный Лениногорск" паблигында кызыклы фото куйганнар. Иске Иштирәк елгасында зур кабырчык тапканнар. Комментарийларда хәтта шаяртып, эчендә, мөгаен, энҗе бардыр, дип язганнар. Икенчесе язган: ул, мөгаен, берәр мутациядер дип.
-
Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты. Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән: "Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек....
-
Бөгелмә районындагы авариядә скутер йөртүчесе һәлак булган
Кичә Бөгелмә районында Березовка поселогы янында скутер белән җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә юл һәлакате килеп чыккан. "Бугульминская газета" сайты язганча, скутердагы 68 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Фото авария булган урыннан, ГУ МЧС России по РТ фотосы. Чыганак:http://www.bugulma-tatarstan.ru
-
Лениногорскида автомобильләр парады һәм концерт була
Бүген, 23 июльдә шәһәрнең үзәк мәйданында, АвтоВАЗның 50 еллыгы уңаеннан, LADA машиналарының автопарады була. Бу хакта "Интер" автоүзәгенең төркеме хәбәр итә. Автопарадта төрле машиналарны күрергә мөмкин булачак. Шулай ук конкурслар һәм призлар да көтә. Башлана 15.00 сәгатьтә. Кич белән исә, 17.00 сәгатьтә бәйрәм кунаклары - "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясаячак.