23 июль 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдертдинова бөтен җиргә өлгерә: классташлары белән дә очрашкан, җиләк тә җыйган (фотолар)
Мәктәпне бетергәнгә 20 ел вакыт үтеп киткән. Классташлар, укытучылар белән очрашу үткәрдек! Бииик күңелле, рәхәт очрашу булды бу! Барыбыз да исән-сау, барыбыз да үз юлын тапкан... Бөтен эшләрне ташлап бик ераклардан җыелдык! Мәктәп елларын искә төшердек... Күпме күңелле хатирәләр... Учак янында утырып, баянга җырлар җырлап таң каршыладык... Еллар үткән...йөзләр үзгәргән......
-
Игенчеләргә күтәренке кәеф бүләк иттек (фотолар)
Узган атнада Иске Иштирәк авылында урак өсте алдыннын "Комбайннар парады" булды. Анда районның механизаторлары үз техникалары белән килгән иде. Комабайннарның эшкә әзерлекләрен карадылар. Без, Иске Шөгер һәм Урдалы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, урак өсте эше алдыннан игенчеләргә концерт куеп кайттык. Айрат Шәйхлисламов
-
Черки якын килмәсен дисәгез
Озакка сузылган салкын яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр утырып китәр сыман. Әмма җылы җәйнең ямен черкиләр дә бозучан. Кичке якты бакчада эшләүчеләргә аеруча кыен. Капка төбендә кич утырып керим дисәң кәефне шулар боза. Кул астында черкигә каршы спрей-мазар булса ярый ла. Булмаса нишләргә? 1. Ванильле крем. Моның өчен балалар кремына бер...
-
Бүген һава торышы нинди булыр?
23 июль. Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнбатыштан, төньяк - көнбатыштан, талгын, яшен вакытында 18 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚. Көндез +20..+25˚. http://intertat.tatar
-
Роспотребнадзор спиннерлардан файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләгән
Әлеге идарә уенчыкның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегәнә йогынтысын өйрәнергә тели. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә йогынтысын ачыкларга булган. Әйтергә кирәк, җәй килү белән әлеге уенчыкның популярлыгы артты. Моның белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор спиннерны куркынычсыз файдалану буенча тәкъдимнәр...
-
Кабат фаҗига: “Уфа - Адлер” автобусы авариягә очраган
21 июльдә "М-5" трассасының Самара тирәсендә "Уфа - Адлер" маршруты белән баручы автобус авариягә тарый. Салонда 42 кеше була. Авария нәтиҗәсендә 10 кеше тән җәрәхәте ала, шуларның икесе - балигъ булмаган бала. Өч кешене дәваханәгә озатканнар. Калган пассажирларга Самарадан өстәмә автобус җибәрелгән. http://shahrichalli.ru/