23 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чөмереп тә күрсәтәбез
Республикада быелның сигез аенда күпме спиртлы эчемлек эчүенә нәтиҗә ясаганнар. Аракыны иң күп чөмерүчеләр Казанда икән: шушы дәвердә башкалада бер кешегә уртача 10,6 литр алкоголь туры килгән. Икенче урында - Бөгелмә (10,4 литр), өченчедә - Әлмәт (10,2 литр). Уртача алганда, Татарстанда сигез ай эчендә бер кеше 9,1 литр аракы эчкән....
-
Кирлегәч мәктәбендә узган сыйныф сәгатеннән соң туган фикер. Укып карагыз
Күптән түгел бездә йогышлы авырулар һәм аларны кисәтүгә багышланган сыйныф сәгате узды. Әлеге мәкаләне мин шуннан соң язарга булдым. Сыйныф җитәкчебез җил чәчәге, кызылча, кызамык, бума ютәл кебек авырулар белән таныштырды. Элек бу чирләрдән ничек дәваланырга белмәгәннәр, күп кешенең гомере өзелгән. Әлбәттә, хәзерге заманда бу авырулар куркыныч тудырмый. Беренче чиратта,...
-
Чулпан Юсупова Әлфия Афзалованың җырына клип төшерә
Татар эстрадасына «Кыр казлары» җыры белән килеп кергән Пермь кызы Чулпан Юсупованың иҗатында тагын бер яңалык булырга тора. Ул мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзалова репертуарындагы «Шиңгән чәчәкләр» җырына клип төшерү эшләре белән янып йөри. 22 яшьлек җырчы инде әни булу бәхетенә дә ирешкән. - Чулпан, ни өчен нәкъ менә »Шиңгән...
-
Лениногорскилылар, Фирдүс Тямаев концертына әзерләнә торыгыз
Дөрес, әле ул көн ерак, декабрь башында Лениногорскида Фирдүс Тямаевның концерты булачак. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси битендә белгертә. 2 декабрь көнне Лениногорск мәдәният сараенда концерты булачак. Әле бу көннәрдә Башкортстан якларында йөри икән, аннары Тобольск, Төмән якларына гастрольгә китә.
-
Татарстанда ике ир-ат балыкка киткән җирдән әйләнеп кайтмаган
Югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Татарстанда Тукай районының Кырныш авылыннан ике ир-ат 21 октябрьдә төш вакытында Чулман елгасына балык тотарга китәләр һәм 22 октябрьдә туганнары белән элемтәгә чыгудан туктыйлар. Балыкчыларның югалуы турында якыннары экстрен хезмәтләргә җиткергән. Югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...
-
Вак урлашу өчен җинаять җаваплылыгы каралган, сак булыгыз
Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына вак урлашулар өчен җаваплылыкны күздә тоткан 158.1 маддә кертелде. Моңа кадәр мең сумнан ким күләмдә зыян китергән урлашулар яки мошенниклык өчен административ тәртиптә генә җәза бирелә иде, әмма агымдагы елның 3 июленнән законга яңалыклар кертелде. Хәзер, вак урлашу, әгәр карак элек РФ Административ хокук бозулар турында...
-
Солдат хатынына һәм баласына нинди түләүләр каралган
Ире хәрби хезмәттә булган, йөклелеге 180 көннән дә ким булмаган хатынның бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокукы бар. Хәрби хезмәттәге ирнең баласына ярдәм ай саен түләнә. Ул - бала туган көннән башлап (әтисе хәрби бурычын үтәгән очракта) аңа өч яшь тулганчы (әгәр дә әтисе чакырылуы буенча хәрби хезмәттә булса)...
-
2017 елдан химиотерапияне Чаллыда да ясый башлаячаклар
Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Бу мөмкинлек шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару, аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы...
-
Сугышлы мәктәбе укучылары көз патшабикәсендә кунакта булган (ФОТОЛАР)
Мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәме узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты. 6-8 сыйныф укучылары "Көз патшабикәсендә кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясаганнар. Класслар арасында күргәзмә-конкурс үткән. Ул өч төрле номинациядә узган: "Причудо" (биредә гадәти булмаган яшелчәләр катнашкан), "Поделка", "Иң мул өстәл". Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнгән. Һәр сыйныф...
-
Шәһәр һәм районда җинаятьләр артканмы, кимегәнме (полиция 9 айга нәтиҗә ясады)
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина чыгыш ясады. Хокук сакчыларына шулай киләчәккә бурычлар билгеләнде. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча, безнең эчке эшләр бүлеге үз категориясендә башка бүлекләр арасында өченче урынга лаек булган. Әлеге чорда район һәм шәһәрдә 559 җинаять теркәлгән,...