23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Президент улының мәктәп көндәлеген кем тикшерә?
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 нче сыйныфта белем алучы улы Искәндәрнең мәктәп көндәлеген тормыш иптәше күзәтеп баруын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында "Татар-информ" МА хәбәрчесе соравына җавабында белдерде. "Өй эшләре өчен җәмәгатем җавап бирә....
-
Лениногорск картингистлары призлы урыннар алган
Баулы шәһәрендә узган картинг буенче республиканың кышкы көньяк-көнчыгыш Кубогына узган ярышларда яшь лениногорскилылар призлы урын алган. Аларга Яр Чаллы, Әлмәт, Урыссу, Сарман, Буа, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән килгән 71 узышчы белән көч сынашырга туры килгән. "Юниор" классында шәхси зачетта Андрей Малыхин җиңү яуласа, Айнур Галиев икенче урын алган. Данил Бәдретдинов...
-
53 яшьлек Роза Сябитованың купальниктан төшкән ФОТОсы күпләрне шаккатырган
Илебезнең атаклы телеяучысының тормышында соңгы айларда гел нәрсә дә булса чыгып кына тора. «Без страховки» шоуында төшкән ханым аягын авырттырып, култык таяклары белән эшкә йөрергә мәҗбүр булган иде. Организмы ял таләп итүен аңлап, Роза ханым Дубайга ял итәргә киткән җирендә: "Кояш, һава, су - безнең иң яхшы дусларыбыз. Аягым төзәлә,...
-
Әлмәттә баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланды
Әлмәттә баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланды Ноябрь азагында Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм....
-
Лениногорскига кайчан кыш килә
Якын көннәрдә һава торышы сизелерлек үзгәрми. Юеш карлы яңгыр явуы көтелә. Температура - 1 булачак. Ә менә җомга, шимбә бераз суыта. Көндез температура - 7 гә төшәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак.
-
"Заман сулышы" бүләк отты
"Ышаныч һәм куркынычсызлык" республика бәйгесендә катнашкан идек. Шушы көннәрдә Казанда республика ЮХИДИ идарәсендә тантаналы төстә бүләкләделәр. "Заман сулышы" әлеге конкурсның "Иң яхшы район (шәһәр) газеты" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
-
Төркия белән ара ябылудан зыян күрербезме?
Президент фәрманы нигезендә, РФ хөкүмәте Төркиядән кертү тыелачак азык-төлек исемлеген булдырды. Әлегә анда төп ике генә төр ризык - яшелчә һәм җиләк-җимешләр (моннан тыш, катырылган тавык һәм күркә итләренең кайбер өлешләре һәм тоз бар), һәм бу тыю берничә көннән гамәлгә керәчәк. Безнең Су-24 бомбардировщигын бәреп төшергәннәре өчен Төркиягә карата "җәза"...
-
Бүген Лениногорскига Elvin grey килә
Кич белән Мәдәният сараенда аның концерты булачак. Башкортстан егете Радик Юльякшин (Elvin grey) яшь булуына карамастан, җырлавын үз итүчеләр шактый. Аны күрергә теләүчеләр бүген кич белән концертка киләдер.