24 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Соңгы тәүлектә Лениногорскида 4 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган, шуның дүрт очрагы Лениногорскида.
-
Мәченең туган көнен үткәргәндә 15 кеше коронавирус йоктырган
Мәченең үзендә исә коронавирус юк.
-
Бер кашык ризыкны тәлинкәдә калдырырга ярыймы?
Безне ризыкны тәлинкәдә калдырмаска өйрәттеләр. Үзебез дә балаларга: «Ашап бетерегез, бәхетегез кала», – дип әйтә идек.
-
Лениногорскида легаль булмаган такси йөртүчеләр белән көрәш узды
Лениногорскида “Такси” операциясенә нәтиҗәләр ясалды. 11нән алып 20 гыйнварга кадәр автоинспекторлар пассажирларны йөртү белән шөгыльләнүче таксистларны массакүләм тикшерде. Аерым игътибар кешеләрне йөртү кагыйдәләрен үтәү, техосмотр, страховка булуга юнәлдерелгән иде.
-
Быел бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ-2021не бары тик югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачагын хәбәр итте.
-
Лениногорскида чаңгыда шуу өчен мөмкинлекләр бар, район халкы да кимен куймый
Популяр гына түгел, һәркем дә шөгыльләнә ала торган, арзанлы спорт төре дияргә була чаңгыда шууны. Саф һавада йөрү һәр кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, моннан тыш ул яхшы кәеф чыганагы булып та тора.
-
Россиядә экологиягә зыян салмый торган машинага транспорт салымы бетерелергә мөмкин
Двигательнең күләме 1 литрдан артмаган автомобиль сатып алучыларга субсидия бирү һәм электр транспорты җитештерүчеләрне стимуллаштыру мөмкинлеге потенциаль чаралар рәтендә карала.