24 февраль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр. Җиңүчеләр билгеле
20 - 22 февраль аралыгында Лениногорск шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш һәм чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге үтте. Анда 1999 - 2003 елгы яшүсмер егет һәм кызлар катнашты, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе. 21 февраль көнне чаңгыда ике төр ярыш буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге...
-
Алимент түләүдән качсаң – кулга алынырсың
2014 елда татарстанда алимент түләүдән качып йөрү очраклары буенча 1091 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте. Россия Җинаять кодексының 157 нче маддәсе нигезендә, алимент түләмәүчеләрне бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш, аларның 3 айга кадәр кулга...
-
Ирен яклап сугышкан
Гадәттән тыш хәл Чаллыдан Әлмәткә таба чыгу юлындагы үлчәү-тикшерү постында кич белән була. Түбән Камада үлчәү контроле стационар пунктында туктамаган ерак арага йөрүче йөк машинасын Чаллыда инспектор туктата. Ни сәбәпледер, йөртүче машинасыннан чыгарга ашыкмый, ә телефоннан шалтыратып, ярдәмгә хатынын чакыра. Әлеге урынга 33 яшьлек хатын-кыз бик тиз килеп җитә. Килеп...
-
Интернет өчен салым кертергә җыеналар
Россия Мәдәният министрлыгы интернеттан һәр файдаланучы өчен салымның инде 2015 елның өченче кварталында ук кертеләчәгенә өметләнә. Әлеге министрлык Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проектын әзерләү эшен башлаган да инде. Мәдәният министрлыгы музыкаль әсәрләр һәм фонограммалар, аудиовизуаль әсәрләр һәм китаплар өчен "глобаль лицензия" кертүне тәкъдим итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, интернеттан...
-
Лениногорск “Теннис Холл”ында – “Шәһәр башлыгы кубогы”на турнир үтте
Шәһәребезнең "Теннис Холл" спорт корылмасында 16-21 февраль аралыгында 12 яшьтән дә яшьрәк егет һәм кызлар арасында "Шәһәр башлыгы кубогы"на теннис буенча бөтенроссия турниры үтте. Турнирда Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Уфа, Самара, Тольятти, Ижевск, Химки шәһәрләреннән килгән яшь теннисчылар катнашты. Аларны Лениногорск муниципаль районы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламләде һәм...
-
Лениногорскида бүген +1 градус
Татарстанда бүген гадәттәгедән җылырак һава торышы саклана. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе шундый фаразлары белән уртаклаша. Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы 2-3 градус җылы булачак. Лениногорскида 24 февраль көнне аяз көн. Температура көндез -2 +1 градус булса, төнлә -3 -5 градуска кадәр...
-
Лениногорск районы укучылары хоккей ярышында катнашты
20 февраль көнне Лениногорск районы Тимәш мәктәбендә район укучылары арасында хоккей буенча ярыш узды, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсеннән. Анда Тимәш, Шөгер, Куакбаш, Зеленая Роща, Зәй-Каратай авылы мәктәпләреннән 5 команда катнашты. I урынны - Шөгер авылы командасы яуласа, II урынга - Куакбаш, III урынга Зәй-Каратай авылы командалары лаек булды. Катнашучы...