24 февраль 2020 яңалыклары
-
Киттек, Кырымга!
25 февральдә Кырымга баручы яңа поездларга билетлар сатыла башлый. Бу хакта «Гранд Сервис Экспресс» хәбәр итә.
-
Буран һәм бозлавык көтелә
Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Урмышлыда 15 яшьлек егет аңын югалткан күршесен уттан алып чыккан
Лениногорск районында 15 яшьлек егет аңын югалткан күршесен уттан алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Сарымсак зур булсын дисәгез
Сарымсак башларын 2 тапкыр ничек арттырырга – сере белән АКШтан килгән элеккеге агроном уртаклашты
-
РКБ ябылуы турындагы мәгълүмат ялган булып чыкты
Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Бассейнда балалар хлор белән агуланган. Хәзер җинаять эше кузгатылды
Чаллы бассейнында балалар хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.
-
Иң матур киемеңне өйдә кияргә кирәк
Равил Басыйр улы Бикбаев – Казандагы Әмәт тавы мәчете имам-хатыйбы, «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме. Аның белән мөселман хатын-кызының киеменә булган таләпләр турында әңгәмә.
-
Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы
Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы.
-
Җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дигән фараз бар
Россиядә аномаль җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дип фаразлады Воейков исемендәге Баш геофизика обсерваториясе хезмәткәре Андрей Киселев. Бу хакта Ura.ru сайтында сылтама белән «Известия» яза.
-
Сөләйман хәзрәт Зарипов юкка чыгуын ачыклауда алга китеш юк — эчке эшләр министры
Дүрт ел элек хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов белән бәйле хәлне ачыклауда алга китеш юк. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдуллинның соравына ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин җавап бирде.
-
Яңа атнага яңа фаразлар
Кучкар. Сезгә үз-үзегезне кулда тотарга кирәк. Әгәр дә шулай эшләсәгез, күңелегез дә тыныч булачак, шатлыклы хәбәр алу өчен дә берничә сәбәп туачак. Күңелегезгә ятышлы кеше белән танышып, тирән һәм җитди мөнәсәбәтләр бәйләнергә мөмкин.