24 июль 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар өчен киләсе атнага йолдызнамә
25 - 31 июль КУЧКАР (21.03-20.04)ларга атнаның беренче яртысы бик күп шатлыклы мизгелләр алып килер. Көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, бәйрәмнәр дә бар, ди йолдызлар. Хәзер нәкъ шул вакыт. Иң беренче чиратта, бу мәхәббәтнең чәчәк ату чоры. Шуңа күрә, сөйгән кешегезгә карата булган хисләрегезне яшермәгез. Гомумән, яраткан кешеләрегез турында онытмагыз. Атнаның икенче...
-
Татарстанның кайбер районнарында боз яуган
Бүген кичке сәгать 4 белән 5 арасында Балтач райондагы Көнәбаш авылында каты яңгыр, боз, яшен һәм көчле җил булды. Эссе көннәрдән соң көттереп килгән яңгыр тыныч кына явып китә алмады. Алай да хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде, дип яза " Хезмәт" газеты сайты. http://www.baltaci.ru
-
Тутырылган бәрәңге рецепты
Кирәк булачак: 12 бәрәңгегә - 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз, сыр, укроп-петрушка. Пешерү тәртибе: Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер. Бәрәңгене...
-
Күрше районда берәү үз машинасында суга баткан
23еннән 24 июльгә каршы төндә Чирмешән районы коткаручылар пультына Чирмешән авылы янында автомобиль ярдан буага төшкән дигән хәбәр алына. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.Фаҗига урынына килгән коткаручылар су астыннан "Лада Гранта" автомобилен чыгара. Анда 23 яшьлек егетнең мәете табыла. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана....
-
Томат согында сарымсаклы ташкабак
Кирәк була: ташкабак (кабачки)- 2,5 кг томат согы - 500 мл шикәр - 1 стакан сыек май - 200 мл аш серкәсе 7% - 100 мл сарымсак - 1 баш тоз - 1 чәй кашыгы төелмәгән борыч - 15-20 шт Әзерлибез: 1.Яшь ташкабакларны юып шакмаклап яки өлешләп, 1,5 см тирәсе...
-
Моннан бер атна элек югалган хатын-кыз табылган
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ханым бер атна элек дус кызының өеннән чыгып китә һәм әнисе йортына кайтмый. Телефоннан шалтыратуларга да җавап бирми. Туганнарына полициягә гариза язудан башка чара калмый. Мәгълүмат чараларында аның югалуы хакында хәбәр пәйда булып, социаль челтәрләргә таралгач, ханым искәрмәстән өенә кайтып керә....
-
Республиканың бер район фермасында 3 аяклы ат яши
Балтач районының «Сосна» хуҗалыгы фермасында 3 аяклы ат яши. Әлегә ат дип әйтеп булмый, колын гына ул. Бу тайныӊ аягында гангрена башлангач хужалык белгече аны кисәргә алынган. Бу вакыйгадан соӊ 2 айга якын вакыт узган. Хәзергә анасы янында бу колын 3 аяклап хәрәкәтләнә, бәлки киләчәктә хужалык белгечләре «культ»та (агачтан ясалган...