24 август 2016 яңалыклары
-
Укучылар Бердәм дәүләт имтиханына дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел
Мәгариф министры шулай диде. "Бу мәсьәлә баштан ук контрольдә булачак",- дип билгеләп үткән ул Мәктәп укучылары БДИга дәрестән тыш әзерләнергә тиеш түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы моны контрольгә алачак, дип белдергән чәршәмбе көнне ведомоство башлыгы Ольга Васильева РФ Җәмәгать палатасындагы чыгышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Мин балаларның дәрестән...
-
Татарстанда балыкчы батып үлгән
Фаҗига кичә Яшел Үзәндә булган: көндезге сәгать 3ләр тирәсендә балыкчының гәүдәсен судан чыгарганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ике ир-ат дачада ял иткән һәм Октябрьский бистәсе каршындагы утрауда балык тотарга булганнар. Аларны сәгать 11дә көймә белән утрауга илтеп куялар һәм 4тә кире килеп алырга ышандыралар. Балык эләкмәгәч, балыкчыларның берсе - Яшел Үзән...
-
Лениногорскиның салым түләмәүчеләре комиссия утырышына чакырылды
Шәһәр прокуратурасында республиканың берләштерелгән бюджетына булган салым бурычларын хәл итү буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булды. Бирегә быелның 1 июленә салым буенча бурычлары булган юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Крюков, Федераль салым хезмәтенең республика буенча 17нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гүзәл Карманова һәм финанс-бюджет...
-
Айгөл Бариеваның күптәнге хыялы – сыер саву?! (ВИДЕО)
22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр. - Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы...
-
Лениногорскида 600 нче бала туган
Шәһәрнең ЗАГСында Лениногорскида туган 600 нче бала теркәлгән. Кыз бала Наталья Сырякова белән Николай Князев гаиләсендә дүртенче булып дөньяга килгән. Аңа Софья дип исем кушканнар. Котлыйбыз!
-
Көннәрнең кайчан суытачагы билгеле булды
«Бу эсселек кайчан бетәр?» дигән сорауга күпләр җавап эзли. Бер карасаң, җәй көнне эссе булырга тиеш кебек, әмма август аеның явым-төшемсез һәм һава температурасының бик югары булуы кешеләргә тәмам туйдыра башлады. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 26 августтан һава температурасы төшәчәк һәм 23-25 граудска калачак. Шулай...
-
Илсөя Бәдретдинова концерттан соң чәчәкләрен кая куя?
Җырчы халкының тормышы бик үзенчәлекле. Көн саен яңа тамашачы, яңа танышулар, яңа юллар һәм чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр… Сәхнәгә хуш исле бәйләмнәрне шул хәтле күп менгерәләр ки, кайбер җырчылар аларны кая куярга белми. Тамашачы яраткан җырчысына чәчәкләрне тырышып сайлый, яратып тапшыра, әмма сәхнәдә әлеге бүләкләр башкалары белән кушыла да аның кадере...
-
Кырыгалдарлар ике хатын-кызның 128 мең сум акчасын үзләштергән
Явыз ниятле кешеләр үзләрен банк хезмәткәре һәм иминият агенты дип таныштырган. Әлеге ике очрак буенча тикшерү эше дәвам итә. Казанда яшәүче 53 яшьлек хатын-кызның телефонына банк картасының эштән чыгуы турында язылган смс-хәбәр килеп ирешә. Мәсьәләнең очына чыгарга теләгән хатын-кыз күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып карарга була. Аның белән сөйләшкән ир-ат,...
-
Гыйнварда пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк, пенсияне индексацияләү булмый
Әлеге карар өстәмә 200 млрд сум акча таләп итә РФ Премьеры Дмитрий Медведев пенсияләрне чираттагы индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән башкару карарын кабул итте, дип хәбәр итә INTERFAX. Түләүнең күләме 5 мең сум булачак. "Индексациягә кадәр акчалата түләүне дөрес дип саныйм. Аның күләме биш мең сум һәм ул...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 августта, кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Республикада урыны белән җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 29-34 градус җылы булачак. 25 августка каршы төндә синоптиклар яңгырлар ышандырмый. Һава температурасы 13-18, көнбатышта 22...
-
Лениногорскилылар өчен 24 августка йолдызлар фаразы
Овен: Время проблем и конфликтов у Овнов в семье завершилось, постарайтесь больше не становиться главной причиной разногласий, будьте терпимы и ласковы по отношению к близким. Не стесняйтесь признаться в своих чувствах, подходящий момент может наступить еще раз не слишком скоро. Телец: 24 августа у Тельцов появится возможность продвинуться вверх по...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!