24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Грипп Татарстанга октябрь ахырында килә
Салкын тидереп авыручылар саны октябрь ахыры ноябрь башында артыр дип көтелә. Шуңа хәзердән үк иммунитетны ныгыту турында уйларга кирәк. Берничә гади кагыйдә: - 7-8 сәгатьтән дә ким йокламаска. - Ашау көнгә өчтән ким булмаска тиеш. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланыгыз. - Ешрак хәрәкәтләнегез. - Күбрәк һавада йөрегез. - Һава торышына...
-
Социаль хезмәт җыелмасын хәл итү
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге федераль ташламадан файдаланучыларның сайлап алу хокукы булуын искә төшерә. Алар социаль хезмәтләрне натураль формада, яисә акчалата алырга мөмкин. 2014 елның 1 апреленнән гражданинның социаль хезмәтләр җыелмасы өчен түләүгә аена 881 сум 63 тиен юнәлдерелә. • кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә - 679 сум...
-
“Заман сулышы” на Интернет аша язылырга була
Дәүләт хезмәтләре порталында http: //uslugi.tatarstan.ru/ "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте бар, ссылкасы "Татмедиа" җәмгыяте сайтында http: //tatmedia.ru/ "Подписка" бүлегендә. Аның ярдәмендә "Татмедиа" җәмгыяте басмаларына онлайн режимда язылырга була. Электрон подписка рәсмиләштерү тәртибе: • Файдаланучы "Почта России" тәкъдим иткән каталогтан кирәкле газет-журналны, ягъни "Заман сулышы"н сайлый. Элемтә өчен мәгълүмат һәм газет китерелергә...
-
Лениногорск суды вәкилләре - республика конкурсы җиңүчеләре
20 сентябрьдә Азнакай мәдәният йортында гадәти булмаган чара "Фемида в содружестве муз" дигән республика конкурсының зональ этабы үтте. Ул Россиядә узучы мәдәният елына багышлап уздырылды. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Баулы вәкилләре катнашты. Һәр чыгыш та яхшы әзерләнеп, жюриггә бәяләү авыргарак туры килгәндер. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәр...
-
“Лениногорскнефть“ идарәсенең профсоюз оешмасы иң яхшысы
"Лениногорскнефть" идарәсенең беренчел профсоюз оешмасы ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчесе булды. Бүләкләү 19 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда үтте. Әлеге бүләк - идарәнең барлык профсоюз активы уңышы.
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр
2 октябрьдән 5есенә кадәр шәһәребезнең трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча Татарстан беренчелеге һәм Ачык чемпионат булачак. Анда Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Чайковский, Киевтан җыелма командалар катнашачак. 2 октябрьдә- рәсми тренировка, 3 октябрьдә- К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү буенча Беренчелек, 4 октябрьдә- шундый ук трамплиннардан...