24 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Пугачевага кыяфәтен үзгәртү берни тормый (фото)
Россиянең атказанган җырчысының фанатлары үз кумирын яңа образда танымаган. Үз кыяфәте белән тагы бер тәҗрибә. Бу инде беренче мәртәбә түгел, соңгы вакытта примадонна һаман яшәрү хисенә бирелеп яңадан яңа имидҗларга керә. Бу юлы җырчы чәчен үстергән һәм прическасын үзгәрткән. Интернетта фото чыга. Примадоннаның фотосын инстаграмга Марина Юдашкина куя. Анда Алла...
-
Шөгер укучылары кулында – көндәлек ... мәдәни (фотолар)
Шөгер авылы китапханәчесе Светлана Заһретдинова һәм Чкалов исемендәге мәктәпнең китапханәчесе Гөлфия Шәйдуллина әлеге мәктәп укучыларына Бердәм мәдәни дәрес үткәргәннәр. Бу хакта Шөгер мәдәният йортының төркеме хәбәр итә. Алар мәдәни көндәлек белән таныштырган, балаларны сайтта теркәлергә, әлеге проектта катнашырга чакырган. Узган ел шушы мәктәптән "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендә җиңү яулаган Роза...
-
Лениногорскида чүп җыючы машинаның тормозы тотмаган һәм...
Шәһәрнең Куйбышев урамында чүп җыя торган машинаның тормозы тотмаган һәм бордюрга килеп кергән. Шулай ук янында торган җиңел машина белән дә бераз бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр һәм фотолар куйганнар. https://vk.com/gorod_leninogorsk фотолары
-
Кирлегәчнең Ленин урамында яшәүчеләрнең шатлыгы зур
Шатлыгыбыз зур бит әле безнең: өй эчендә хәзер суны кранны ачып кына агызабыз. Моның ничек рәхәт, җайлы икәнен безнең кебек озак еллар сусыз торганнар гына аңлый. Краннан су агып торган вакытта гына белмибез суның кадерен. Бигрәк күп кирәк бит ул. Без - Кирлегәч авылының Ленин урамында яшәүчеләр байтак еллар сусыз...
-
Чит кеше паспорты белән лениногорскилыларны алдаган хатын-кыз тотылган
Бу җәйдә берничә лениногорскилы полициягә мошенниклык хакында хәбәр иткән булган. Алар әйтүенчә, Минзәләдән булган яшь кенә бер кыз алардан кыйбатлы әйберләрне рассрочкага түләү шарты белән алган да, шуннан түләмичә юкка чыккан. Алдакчы бушлай белдерүләр сайтындагы телефоннарга шалтыратып, товарны рассрочкага сатып алу шарты хакында килешкән. Сатучылар белән очрашкач, имеш, финанс кыенлыклары...
-
Айгөл – Лениногорск районында иң күп язылучылар арасында
Айгөл Хәева инде өченче тапкыр газет-журналларга иң күп язылучылар арасында "Татмедиа" җәмгыяте үткәргән конкурста катнашып, безнең шәһәр данын яклаучы. Бу юлы конкурс "Телевизор за подписку" дигән исем белән узды. Төп приздан тыш, күпсанлы кыйммәтле бүләкләр дә уйнатылды. Шулай ук һәрбер районнан "Татмедиа" басмаларын иң күп алдыручыларга кызыксындыру бүләге дә бирелде....
-
Апаста 19 яшьлек егет ике кешене буып үтергән
Апас районының Каратун бистәсендә бергә яшәгән 1960 елгы хатын-кызны һәм 1970 елгы ир-атны 19 яшьлек егет буып үтергән дип фаразланыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җинаять кылуда шикләнелгән 19 яшьлек Сергей Золин тоткарланган. Егет үзенең гаебен егет таныган. Аның сөйләве буенча, бу кичне...
-
Лениногорскилылар дәррәү йөгерде (ФОТОЛАР)
Бүген лениногорскилылар " Милләтләр кроссы - 2016" бөтенроссия йөгерү ярышында катнашты. Иртәнге сәгать тугызга "Яшьлек" стадионы территориясенә мәктәп укучылары, студентлар һәм төрле оешма-предприятиеләрдән йөгерергә телүчеләр җыелды. Чарада 700 гә якын спортны үз итүчеләр катнашты. Зур бәйрәмгә әйләнгән йөгерү эстафетасында яшь буенча төрле төркемнәргә бүленеп хатын-кызлар бер, ир-егетләр ике километрга йөгерде....
-
Профсозның яклаячагына ышанабыз
Бүген, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы профсоюзлары көне. Эшегездә яклау тоеп, уңайлы эш шартларында исән-сау эшләгез. Профсоюз хезмәтендә булганнарны бәйрәм белән!
-
Лениногорск картлар йортында- игелекле эш
Шәһәрдәге инвалидлар һәм картлар йортында Лениногорск мөхтәсибәте белән берлектә Корбан ашы үткәрелгән. "Ихлас" мәчетеннән Булат хәзрәт Раупов килеп, биредә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлаган, сәламәтлек һәм тынычлык теләгән. Чыганак: https://vk.com/islam_v_leninogorske
-
Ял көннәрегез файдалы үтсен!