24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, иртәгә буран көтелә
Шулай ук көчле җил һәм бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә. 25 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. 24 ноябрьдән 25 ноябрьгә...
-
Лениногорскида нефть өлкәсендә уңган-булган әниләр эшли (фотолар)
Ул көнне нефть техникумының актлар залын берсеннән-берсе талантлы, оста, гүзәл әниләрнең чыгышы балкытты. "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче ханым-әниләр "Ел әнисе" бәйгесендә көч сынашты. Идарә күләмендә мондый чара беренче тапкыр гына уздырылса да, ул югары дәрәҗәдә, эчтәлекле үтте. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне бәйрәме алдыннан идарәдә хезмәт итүче ханымнар тагын бер...
-
Лениногорскиның 16нчы балалар бакчасында "Иң оста куллы" әниләрне бүләкләделәр (фотолар)
Шәһәребезнең 16нчы балалар бакчасында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Иң оста куллы әниләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Беренче урын Ольга Андрияновага чигүле рәсем һәм бәйләгән курчак өчен бирелде; икенче урында Елена Сотникова, өченче урынны Мария Горбова белән Ильмира Михайлова бүлеште. Җиңүчеләргә призлар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләрне 7 ТОС үзидарәсе әзерләде.
-
Лениногорскилылар, игътибар! Конкурста тавыш бирергә вакыт аз калды
"Әни янында рәхәт" кокурсында тавыш бирергә бер көн вакыт калды. Бүгенге көнгә 3 500 артык тавыш бирелгән. Беренче урында Нурия Ногуманова, икенче урында Тәнзилә Низамова бара, өченче Зөлфирә Габитова. Лениногорскилылар, нәтиҗәләрне әле үзгәртә аласыз. Тавыш бирегез.
-
Лениногорскида Кругловлар гаиләсе Көмеш туйларын билгеләп үтте (фото)
Александр Александрович белән Наталья Николаевна Кругловларның бергә тормыш башлап җибәрүләренә 25 ел тулды. Көмеш туйларын алар бик ныклы тормыш тәҗрибәсе туплап һәм бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләрен саклаган килеш каршы алалар. Кадерле юбилярлар, сезнең матур тормыш тәҗрибәсе киләчәк буынга да зур үрнәк булсын. Сезнең гаиләгезгә тыныч тормыш һәм озын гомер теләп...
-
Лениногорскида яшьләр Парламенты рәисен сайладылар (фото)
Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова катнашында яшьләр Парламенты утырышы узды. Җыелышка мәктәп автивистлары, "Форпост" үзәге, Район балалар думасы активы, шәһәр оешмаларыннан яшьләр чакырылган иде. Утырышта Лениногорск яшьләр Парламенты рәисе итеп Рамил Габитов, аның урынбасары итеп Тимур Мөхәммәтов сайланды.
-
Лениногорскилы алименты җыелу аркасында машинасыз һәм фатирсыз калган
42-яшьлек ирнең кызына 400 мең сумга якын алимент бурычы җыелган. Рәсми рәвештә ул беркайда да эшләмәгән. Элегрәк алимент бурычы өчен машинасыз калган булган инде. Күчемсез милкенә, фатирына да чират җитә. Өч бүлмәле фатирын агентстводан саттырып, бурычын түләтәләр. Бу турыда республика буенча суд приставлары сайты хәбәр итә.
-
Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын...
-
Грипп иртәрәк килә
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова ике-өч атнадан халык арасында грипп белән авыручылар саны артуы мөмкин дип кисәтә. Әлеге вирус гыйнвар айларында гына таралыр дип фаразланса да, хәзер үк салкын тидереп авыручылар очрый башлаган. Табиблар гриппка каршы саклану чаралары күрергә киңәш итә. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорск музеенда танылган якташыбыз кунакта булды
Шәһәрдәге туган якны өйрәнү музеенда танылган якташыбыз, сугыш ветераны Илгизәр Хәйров булып китте. Ул Керкәле авылында укытучы гаиләсендә туып үскән, сугыш һәм хезмәт ветераны, Уфада яши. Күп еллардан бирле шәһәребез музее хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Бу юлы ул: "Музей экспозициясе һәм экспонатларын карап, туган яктан узган гомеремне кабат йөрәгем аша...
-
Салават, Айдар Галимов, Нәфкать «Винни-Пух» мультфильмында «уйный»
Данир Сабиров пародия остасы буларак татар эстрадасын "ду" китерә. Хәзер исә Данир яңа шөгыльгә керешкән: бугенге татар эстрадасы белән элеккеге совет мультфильмын кушкан. Нәтиҗәдә кызыклы татарча мультик туган. Карап карагыз, моны караганнан соң бүгенгә җитәрлек яхшы кәеф гарантияләнә. Рольләрдә: Салават Фәтхетдинов - Вини-Пух, Айдар Галимов - Пятачок, Нәфкать Нигъмәтуллин -...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең туган көненә багышлап үткәрелүче иҗтимагый кабул итү декадасы кысаларында, 25 ноябрьдә лениногорскилыларны республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә. Ул партиянең кабул итү бүлмәсендә оештырыла (Булгаков урамы, 1нче "А"йорт, керү монумент ягыннан), 10.00 - 12.00 сәгать аралыгында узачак. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
-
Үз эшен башларга теләүче лениногорскилылар өчен
7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәгариф идарәсенең утырышлар залында (Шашин урамы, 22нче йорт) "Бизнес-десант" эшмәкәрлеккә өйрәтү семинары һәм "Ты -предприниматель" тренингы үткәрелә. Аны республиканың икътисад министрлыгы уздыра. Чарада бизнес -тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, салым буенча вәкилләр, республика эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре командасы катнашачак. Теләге булганнар катнаша, керү ирекле.
-
Россия Кыш бабае ил буенча сәяхәткә чыга
Бүген Россия Кыш бабае ил буенча сәяхәткә чыга. Беренче булып, Кыш бабайны Мәскәүдә каршы алалар, дип хәбәр итә "ТАСС". Биредә ул Мәскәү зоопаркында зур бәйрәм оештырачак. Быел да Кыш бабай яңа театральләштерелгән программа тәкъдим итәчәк. Ул узып баручы елның хуҗасы Маймылны кызу Африкага озату һәм 2017 елның хуҗасы - Әтәчне...