24 декабрь 2017 яңалыклары
-
Туй күлмәге... бетәрлекме? [+ФОТО]
Гиннессның рекордлар китабы ничек кенә шаккатырмый безне! Күптән түгел Франциядә, дөньядагы иң озын шлейфлы туй күлмәге тегеп, рекорд куйганнар. Кодри шәһәрендәге искиткеч челтәрләр иҗат итүче 15 оста ике ай дәвамында кисәкләрне ялгап, 8095,40 метрлы туй күлмәге итәге ясаганнар. Гиннесс комитеты хакиме барлык үлчәүләрне җентекләп күзәткән һәм рекордны игълан иткән. http://kiziltan.ru/
-
Ана капиталын ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланып булачак
Россиядә ана капиталын 2018 елдан гамәлгә керәчәк 6 процентлы ставка белән ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә ана капиталыннан түләү мөмкин, элек бу балага өч яшь тулгач кына...
-
Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтте
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран көтелә. Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак. Мондый кисәтүне республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты. Синоптиклар фаразлары буенча, һава торышы төнлә һәм 25 декабрьдә Татарстан буенча урыны белән бозылачак. Бураннан тыш, көньяктан секундына 15 - 17 метрга кадәрге көчле...
-
Машина йөртүче лениногорскилылар колагына: НИНДИ “НЕЗАМЕРЗАЙКА" АЛЫРГА?
Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим. Метанол (метил спирты) кулланылган очракта,...
-
Лениногорскилыларга тәмле чәй серләре
Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз. Кайнар чәй якыннарыгыз белән әңгәмәне тагын да җылы итәр. Ә без сезгә берничә хуш исле чәй төнәтү ысулын тәкъдим итәбез. 1. Лимон, имбирь һәм корицалы чәй Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбирь, корица таягы салыгыз....
-
Яңа елга фейерверк һәм салютларны ничек сайларга?
Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Алар тантананың ямен арттыра һәм истә калырлык итә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сыйфатсыз пиротехникадан файдалану җитди җәрәхәт алуга яки янгын чыгуга китерергә мөмкин. Әлеге уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстан халкына үз киңәшләрен бирә. ПИРОТЕХНИКА САТЫП...
-
Быел яңа ел табынына азык-төлек алу ничә сумга төшәчәк?
Русиялеләрнең Яңа ел чыгымнары 17 мең 600 сум тәшкил итәчәк. Бу - узган елга караганда 4 процентка артыграк, дип яза «Коммерсантъ». Быел русиялеләр Яңа елга әйберләр сатып алу хәстәрен алданрак күрә башлаган: 33 проценты аларны - 15 декабрьгә кадәр (моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 28 процент тәшкил итә иде),...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Сыр белән ананас салаты рецепты
1 банка консерваланган ананас. 400 г каты сыр, 2 бүлем сарымсак, майонез. Ананасны шакмаклап турарга. Шунда ук эре угычтан уылган сыр һәм изелгән сарымсак өстәргә. Барысын бергә майонез белән болгатырга. https://vk.com/tatarshlari
-
93 яшьлек бабай белән 78 яшьлек әби никахларын рәсмиләштергән
Башкортстанда тугыз айда 22 313 никах теркәлсә, 11 539 пар аерылышкан. Быел никахларын рәсмиләштерергә уйлаган иң өлкән пар булып 93 яшьлек карт белән 78 яшьлек хатын-кыз танылган. Иң өлкән аерылышучылар да ачыкланган: алары - 91 яшьлек карт белән 82 яшьлек карчык. Өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив вакыты - 25-34 яшь,...
-
Татарстанда трассада атлар машина астына кергән
Кичә Мамадыш районында гадәттән тыш хәл килеп чыккан. АвтоТат хәбәр итүенчә, иртәнге вакытта трасса юлына ат көтүе килеп чыгып, 3 машинага зыян килә, бер ат көпчәкләр астында калып һәлак булган. Хәзерге вакытта атларның хуҗасын эзлиләр. Матди зыянны кем каплавы да аңлашылмый. Ул арада Интернетта бәхәс кыза: кемдер атны, кемдер "тимер...