25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарның мәшһүр артисты Наил Шәйхетдинов вафат
Татар сәнгате зур югалту кичерә. Бүген, 25 гыйнвар көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов бакыйлыкка күчте.Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия...
-
Әнисе бикләп киткән исерек хатын йортны шартлата язган
Бу хәл 24 гыйнварда була. Исерек хәлдәге лениногорскилы 30 яшьлек хатын-кыз фатирында газның барлык конфоркаларын ачып куеп, шартлатам, дип куркыта. Аны әнисе өстеннән бикләп чыккан була, бу хакта республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты хәбәр итә. Шартлату куркынычы турындагы хәбәр диспетчерга 16 сәгать 50 минутта килә. Коткаручылар тиз генә...
-
Лениногорск йолдызчыклары кабынды
Кичә Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы - 2016" яшь сәләтләрне ачу бәйгесенең финалы узды. Ике ай дәвамында барган бәйгенең җиңүчеләре ачыкланды. Яшь кызлар - Алия Биктимирова белән Ольга Манакова һәм Гран-при ияләре булды. "Конферанс" номинациясендә кечкенәләр арасында Самат Шәмсуаров, урта төркемдә Азат Кашапов җиңүче исемен алды. "Вокал төркемнәр"дән "Солнечные лучики" (кечкенәләр...
-
Әлмәттә чүплеккә ташланган баланың әнисе табылган
Әлеге хәл Әлмәт районында була - 2015 елның 23 ноябрендә Колшәрип авылыннан ерак түгел урында чүп эшкәртү станциясендә яңа туган ир бала мәете табыла. Тикшерү ачыклаганча, бала исән-сау һәм вакыты җитеп туган була. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатыла, баланың әнисен эзли башлыйлар. Әлеге адымга барган шикле кеше - спиртлы...
-
Лениногорскига "дуңгыз гриппы" килеп җитмәгәнме
Лениногорскида грипп белән, бигрәк тә аның дуңгызныкы дигәне белән авыручылар юк. Бу турыда баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкаручы Фәния Миңнебаева хәбәр итте. ОРВИ белән авыручылар бар, тик аның саны контроль дәрәҗәдән югары түгел, диде ул. Димәк, лениногорскилыларга борчыларга урын юк. Тик, сәламәтлеккә карата игътибарлы булу кирәк, ди...
-
Салкыннар килә, балалар мәктәпкә бармаска мөмкин
Синоптиклар хәбәр итүенчә, Бүген Лениногорскида кичкә таба суытачак. Иртәгә, 26 гыйнварда көндез -17, төнлә -22 градус булачак. Чәршәмбе, 27 сендә көндез -17, төнлә -26 градус тирәсе булачак. Урыны белән салкынрак та булырга мөмкин, Татарстан буенча бу көннәрдә -25-31 градус күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25...
-
Лениногорскилы үтергән дә ятып йоклаган
Бу хәл шәһәребезнең Куйбышев урамындагы бер йортында була. 47 яшьлек ир белән 38 яшьлек хатын спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, сүзгә киләләр. Ачуы чыккан ир хатынның чәченнән эләктереп ала да башы белән өч тапкыр идәнгә бәрә. Аннан ятып йоклый, әторгач хатынның үлгән булуын күрә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип...
-
Лениногорскида бер студент "билгесез матдә" белән агуланган
Лениногорскиның бер уку йортында белем алучы 1998елгы яшүсмер "билгесез матдә белән агуланган" дигән диагноз белән хастаханәгә китерелә. Бу турыда эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр итәләр, тикшерү барышында аның билгесез заттан сатып алынган наркотик матдә куллануы ачыклана, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
25-31 гыйнварга йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар киңәшкә аеруча мохтаҗ булсагыз да шәхси тормышыгыз турында башка берәүгә сөйләргә киңәш итми. Сезнең фикер белән хезмәттәшләрнеке туры килмәгәнгә бәхәсләр килеп чыгуы ихтимал. Төп игътибарны гаиләгезгә юнәлтегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, гаилә әгъзалары белән сезнең теләкләр тәңгәл килмәгәнгә нәрсәне сайларга белмичә аптырап калырсыз: үз максатыгызга ирешү юлымы, әллә гаилә...
-
5 айлык бала тончыгып үлгән
Бу хәл кичә Сургут шәһәрендә була. Алдан фаразлаулар буенча, әнисе баланы ашатканнан соң аның кикергәнен көтеп тормыйча, киендереп, баланы аркасына яткырып урамга йөрергә чыгып китә. Беркадәр йөргәннән соң подъездга кергәч бала яхшы йоклый дип уйлап, уятырга теләмичә ул аны коляскада килеш фатир ишеге төбендә калдыра. Әзрәктән чыгып караса бала инде...