25 март 2017 яңалыклары
-
ИлСаф «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды!
«Кайталар кыр казлары», «Тәрәзәләр - әни күзләре», «Әбиләр чуагы» һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Татарстанның халык артисты» исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары...
-
Лениногорскилылар, синоптиклар карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда иртәгә һәм атнаның беренче көнендә әллә ни үзгәреш сизелми. 26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә. Уртача тизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Һавның минималь температурасы төнлә: -1..-6...
-
Шөгер халык театры район авылларында спектакль күрсәтәчәк (афиша)
Шушы көннәрдэ, Шөгер халык театры Әмир Камалиевның ( Аманулланың) "Итәкле кияу" исемле комедиясе белән: 26 март Яңа Иштерәк мәдәният йортында 18.30.сәг., 31март Урдалы мәдәният йортында 18.30сәг. , 2 апрель Иске Шөгер мәдәният йортында 19.00сәг., 4 апрель Әлмәт драма театры бинасында 19.00сәг.чыгыш ясый. Рольләрдә: Алсу Биктаһирова,Ильнур Давлетшин, Идрис Давлетшин, Алмаз Хаеров,Руслан...
-
Әниләрне бушлай укыталар?
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, вуз һәм көллиятләрнең түләүле бүлекләрендә белем алу чорында бала тапкан студент әниләрне бюджет урыннарга күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Тик түләүсез укуга академик бурычлары, шулай ук укуга түләүдә бурычлары булмаганнар гына күчереләчәген җиткерәләр. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскилылар, Нәүрүз бәйрәменә килегез!
Иртәгә, 26 мартта, шәһәрнең Үзәк Мәйданында Нәүрүз бәйрәме. Программада театральләштередгән тамаша, зур концерт, спорт ярышлары, балалар өчен төрле күңел ачу чаралары каралган. Бәйрәм ярминкәсе дә булачак. Башлана 11.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Лениногорскилылар пенсиягә чыккач та укыйлар
20 мартта Россия пенсионерлары Союзы җирле бүлекчәсе рәисе Фиалка Гарипова компьютер белеменә өйрәнү буенча беренче дәрескә старт бирде. Ул шәһәрдәге бер мәктәп базасында оешты. Курслар ачылу тантанасында Пенсия фонды идарәсе бүлеге начальнигы урынбасары Руслана Хәйруллина да катнашты.
-
Бүген Мәдәният хезмәткәрләре көне
Кызык та, кызганыч та - тормышыбызны ямьләндерүче, аңа чагу бизәкләр өстәүче, һәр бәйрәмдә котлаулар җиткерүче мәдәният хезмәткәрләренең озак еллар дәвамында үз һөнәри бәйрәме булмаган. Тик Советлар Союзы таркалгач кына кайбер төбәкләр урындагы мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләү көне билгеләгәннәр. Ә инде 2007 елда бу гаделсезлек юкка чыгарылган. Русиянең мәдәният министры Александр Соколов...
-
Казанда дары заводы янган
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан дары заводында янгын чыгу фактын раслады. "Татар-информ" агентлыгына ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турындагы хәбәр 20 сәг. 27 минутта килеп ирешә. Завод территориясенә Казан янгын-коткару гарнизоны бүлекчәсе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче янгынга каршы федераль хезмәте махсус идарәсе хезмәткәрләре юнәлгән....
-
Лениногорскида буран һәм көчле җил
Тизлеге секундына 18 метрга җиткән кискен җил булачак. Татарстан Республикасында көчле буран кузгалачак. Шул сәбәпле күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм...