25 апрель 2014 яңалыклары
-
Шигърият бәйрәме узды
Бүген- яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан аның һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды. Бирегә мәктәпләрдән укучылар, укытучылар һәм шигырь яратучылар җыелды. Һәйкәл янында Г. Тукайны җылы сүзләр белән искә алып, аның шигырьләре сөйләнде, "Кәҗә белән Сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән тәбрик итеп, искә алыр...
-
26 апрельдә – шәһәр һәм районда өмә узачак
26 апрельдә шәһәр һәм районны чистартачакбыз. 28-30 апрельдә Шашин, Ленинградская, Вахитов, Крупская, Кутузов, Ленин, Садриев, Куйбышев, Ленин урамнарын юу оештырылачак, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитеты. Шәһәрлеләргә һәм килгән кунакларга әлеге урамнарның юл кырыйларында транспортларын калдырмау ягын карарга тәкъдим итә. Юкса, юу белән шөгыльләнүче махсус техникага комачаулык тудыра.
-
Лениногорск яшьләр театры яңа премьера күрсәтте
Мәдәният сарае каршында эшләп килүче яшьләр театры "Синсез яши алмыйм" дигән өр-яңа спектакль әзерләп, тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльне сәхнәгә куючы һәм әлеге төркемнең җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова әйтеп үтүенчә, Рәмзия Габделхакова аны яшьләр театры өчен махсус язган. Вакыйга бүгенге көннәрдә һәм көнләшү, аның нәтиҗәсендә килеп чыккан аяныч хәлләр турында бара. Спектакльдә...