25 апрель 2020 яңалыклары
-
"Иншардагы мәхшәрләр"
Йорт саен диярлек ике- өч пенсионер яшәгән Иншар авылының тузанлы юлы буйлап атлаучы ак күлмәкле, галстук-дипломатлы бу көяз, чибәр егетне берәү дә танымады. Капка төпләрендәге шомарып беткән эскәмияләрдә кызык көтеп, яңалыкка сусап утыручы карт-коры, кулларын маңгайларына куеп, үрелә-сузыла карый-карый таныш түгел кешене озатып калды. Олыгайган саен "мин генә беләм, мин генә хаклы" дигән фикерне арыган башларына ныграк сеңдерә барган карчыклар үз уйларын тизрәк әйтеп калырга ашыкты.
-
Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый
Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
-
Лениногорскида коронавирус белән авыру очрагы ачыкланды
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 65 яңа очрагы теркәлгән. 20 пациент госпитализацияләнгән, 45 кеше дәвалануны өйдә ала, аларда авыру җиңел формада уза, дип хәбәр итә Татарстанның COVID-19га каршы көрәш штабы.
-
Мордовиядә «Җиңү көне» җырын рус, мокша һәм эрзә телендә башкардылар
Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды. Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.
-
Бакчачылар өчен май аенда утырту календаре
Май аенда үсентеләрне кайчан утыртырга мөмкин, ә кайчан ярамый
-
107 яшьлек мөселман карчыгы Сovid-19ны җиңгән
107 яшьлек Төркия кешесе Хавахан Карадениз - дөньяда яңа коронавирусны (Сovid-19) җиңүче иң өлкән хатын-кызларның берсе.