25 май 2015 яңалыклары
-
Шәһәр һәм авылларда “Соңгы кыңгырау” узды
23 майда шәһәр һәм райондагы мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу көнне шәһәрдәге - 296, авыллардагы 78 укучы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә. География һәм әдәбият фәнен сайлаганнар бүген үк беренче БДИны тапшыра. Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
-
Балаларны яклау көне уңаеннан Лениногорскидагы бәйрәм чаралары
31 май 10.00 да - Велоузыш, старт үзәк мәйданда бирелә. 11.00 дә - урман паркы территориясендә бәйрәм чарасы. Программада: - үзешчән сәнгать коллективлары концерты; - тантаналы рәвештә Ана сертификатлары бирү; - бүләкле уеннар программасы; - "Тәмәкесез көн" акциясе; - уен мәйданчыклары, аквагримм, зур курчаклар, татлы мамык һәм бик күп уңай...
-
Шөгердә Фаяз Ибраһимовның исеме мәңгеләштерелде
Үткән атна җомгасында Шөгердә Фаяз Ибраһимовның исемен мәңгеләштерү буенча тантаналы чара узган. Аның инициативасы һәм ярдәме белән төзелгән мәчеткә "Ибраһим улы Фаяз мәчете" дигән исем бирелгән. Әлеге чарага игелекле эшләре белән һәркемнең күңеленә мәңгегә кереп калган гаиләсе, туганнары, дуслары, шөгерлеләр җыелган иде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов та тантанада катнашып, хөрмәтен...