25 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, дөрес итеп ачуланышыгыз ( файдалы киңәшләр)
Гаилә таркалуга өйдәге тавыш-гауга, конфликтлар түгел, ә безнең ачуланышкан вакытта үз-үзебезне тоту рәвешебез китерә икән. Эшләргә ярамаган әйберләр Критик кисәтүләр ."Туйдым синең җыйнаксызлыгыңнан!", "Күпме кабатларга була инде?!", "Син гел...", "Син бер-вакытта да..." Нәфрәтләнү. Мыскыллы җаваплар кайтару, көлү, усал шаяртулар, "Нәрсә эшли аласың соң син?" - ише түбәнсетүләр. Саклану максатыннан әйтелгән...
-
Алсу көмәнлелек чорын бушка уздырмый (фотолар)
Якташыбыз Алсу үзенең көмәнле булуын инде яшерми: ул өченче бала көтә. Гомеренең гадәти булмаган чорын булса да, җырчы актив яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана, пилатес һәм фитнес белән шөгыльләнә, йорт мәшәкатьләре һәм балалары белән мәшгуль, иҗат итә, клиплар төшерә. Көмәнле килеш клип төшерү модага кереп бара бит, Алсу да...
-
Өч ир бер хатын-кызны көчләгән
Кама елгасы ярына өч ир, бер хатын-кыз ял итәргә чыгалар. Билгеле инде, исерткеч эчемлекләр кулланалар. Исергән ирләрнең берсе 30 яшьлек хатынга якынлык тәкъдим итә. Отказ алгач, ул хатын-кызны көч белән ала. Аның артыннан калган икесе дә көчли. Ирләрнең берсе - әлеге хатын-кызның абыйсы була. Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Ирләрне кулга...
-
Лениногорск эшмәкәрләре сорауларын Президентка юллый ала
10 июнь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында республика малтабарлары белән очрашачак. Эшкуарлардан сораулар исә 27 майга кадәр кабул ителә. Билгеле булганча, Татарстан Президентының елга берничә мәртәбә республика эшмәкәрләре белән шәхсән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирүе күптән инде традициягә әверелде. Республиканың эшкуарлар...
-
Тимәш мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды (ФОТОЛАР)
Тимәш мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлаучы 17 егет-кыз өчен бүген соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп җитәкчелеге, башкарма комитеттан, мәгариф идарәсеннән, авыл җирлегеннән, ата-аналар, беренче укытучылары һәм укучылар котлады. "11нче сыйныфлар бик актив, максатка омтылучан, алларына куйган максатларына ирешсеннәр", ди сыйныф җитәкчесе Светлана Кондратьева. 11нче сыйныфларның вальс биюе, күккә...
-
Лениногорскилылар, үзегезне сынап карагыз: СЕЗ - БӘХЕТЛЕ ПАРЛАРМЫ?
ТЕСТ Италия галимнәре гади генә тест узарга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, тормышларында түбәндә китерелгән ким дигәндә дүрт кенә билге булган парлар үзләрен бәхетле саный ала. 1. Ким дигәндә, уртак ике хобби. Гаҗәпләнмәгез: монда бакча мәшәкатьләрен дә, балалар белән уйнауны да, бер үк фильмнарга һәм тапшыруларга мәхәббәтне дә кертергә мөмкин. 2....
-
Ике үсмер бер ир-атны кыйнаган
Ике балигъ булмаган үсмер бер ир-атны кыйнаган һәм талаган. Яр Чаллыдагы ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре аларны тоткарлый. Ачыкланганча, үсмерләр 32 яшьлек ир-атта кунакта булган. Төнге табын нәтиҗәсе аянычлы тәмамлана - ир-атның кыйныйлар һәм өеннән 2 мең акчасы белән шөреп боргычны да урлап чыгып китәләр. Ир-атка ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга туры...
-
Әнисен үтергән егеткә күпме бирделәр дип уйлыйсыз?
Олигарх Сосинның малаена суд булды. Моңа кадәр егет психиатрия экспертизасы үткән иде. Егор җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән. Аны махсус медицина учреждениесенә дәваланырга җибәргәннәр. Егор суд карары белән килешүен белдергән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Казанның "Корстон" кунакханәсендә егет үз әнисен телефон заряднигы чыбыгы белән буып үтергән. Экспертлар үтергән вакытта егет үз акылында...
-
"Лениногорскнефть" идарәсендә һөнәри осталык бәйгесе узды (фотолар)
Ул 1969 елдан бирле даими рәвештә уздырылып килә, быелгысы бөек нефтьче Валентин Шашинның 100 еллыгына багышланган иде. "Татнефть" җәмгыятенең кадрлар әзерләү үзәгенең Лениногорск филиалы базасы үзенә бәйгедә көчләрен сынаучы, аларга бәя бирүче идарә хезмәткәрләрен, нефть техникумы студентларын, "Школьное НГДУ" проектында катнашучы 5 нче мәктәп укучыларын һәм җанатарларны җыйды. Нефть техникумы...
-
Лениногорскида гармунчылар конкурсы була, сез дә катнашыгыз
Мәдәният сарае гармунчылар конкурсында катнашырга теләге булганнардан 8 июньгә кадәр гаризалар кабул итә. Гаризаны Мәдәният сараеның вахтасында калдырырга, шулай ук электрон почтага leninogorsk.dk@mail.ru адресына гармунчылар конкурсына дип җибәрергә кирәк. Гаризада үзегез турында мәгълүмат (исем-фамилия, яшь, адрес, телефон), уйнаячак көйне күрсәтү мөһим. "Уйна, гармун, Россия күңеле" конкурсы 12 июньдә 10.00 сәгатьтә...
-
Татарстан хоккеенда революция!
«БИЗНЕС Onlinе» мәгълүматларына караганда, бүген республиканың төп хоккей командасында яңалык көтелә. Наил Маганов «Ак Барс» клубы президенты Шәфәгать Тәхаветдиновны алыштырачак. Бу ТР Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак ашыгыч җыелышта хәл ителәчәк. Чыганак:http://www.almet-rt.ru/
-
30 градуска кадәр җылыта
Бүген, 25 майда, Татарстанда аяз, эссе һава торышы саклана, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә 10-15 градус, көндез 24-29 градус җылы булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 26-27 майда шулай ук явым-төшемнәр көтелми, көндезен 30 градуска кадәр җылы булачак.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
25 май - мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме. Укучыларны һәм укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итәбез! Көмеш тавыш тыңлый Йөрәкләрдә чыңлый. Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау. Якты юллар теләп Матурлыкка өндәп Саубуллаша көмеш кыңгырау.
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!