25 июль 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида урып-җыю дәвам итә
Республика кырларында уңыш әлләни мактанырлык түгел, дип сөйлиләр. Булганына шөкер итеп, үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп аласы иде шул. Районыбыз игенчеләре бүген әнә шул җаваплы бурычны үти. "Сатурн-Урал" җәмгыятендә "Сатурн-Урал" районда иң беренчеләрдән булып уракка төшкән җәмгыять. Сарабикколлылар алдында 2 мең 430 гектарда чәчелгән бөртекле культураларны җыеп алу бурычы тора. Хәзерге...
-
Лениногорскида авыручылар арткан
Үткән атнада район һәм шәһәрдә эчәк инфекциясе эләктергән 14 кеше теркәлгән. Әлеге авыруның артуы күзәтелә, ди белгечләр һәм күпчелекне балалар тәшкил итә. Алар кош ите, җиләк-җимеш, яшелчә, салат һәм дөрес сакланмаган башка азык-төлек ашап чирләгән. Белгечләр продуктларны яхшылап юып һәм тиешенчә пешереп ашарга тәкъдим итә.
-
Лениногорск районында боз яуды
Районның Шөгер һәм Федотовка авылларында боз яуды. Федотовкада яшелчә түтәлләренә дә зыян салган, ди. Хәзерге вакытта шәһәр тирәли кап-кара болытлар йөри.