25 июль 2014 яңалыклары
-
Дүшәмбе ял итәбез
28 июль - Ураза гаете көне булганлыктан, дүшәмбе көнне республикада ял көне итеп игълан ителде. Димәк, өч көн рәттән ял иткәннән соң, сишәмбе көнне генә эшкә чыгачакбыз.
-
Сессиядә Лениногорскиның мактаулы гражданиннары билгеләнде
Бүген мэриядә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда депутатлар район һәм шәһәрдәге монументаль-декоратив сәнгать объектларын саклау, аларны карап тору, төзәтү буенча җаваплыларны билгеләделәр. Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының составы расланды. Муниципаль район Советы "Лениногорск муниципаль районы һәм...
-
Районда уракка төштеләр
Районда беренчеләрдән булып, "Сатурн-Урал" хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка кереште. Алар уҗым бодае суктыра башлады. "Сатурн-Урал"дан соң "Лениногорская" агрофирмасы", шулай ук "Зеленогорский бүлекчәсе үзенең кырларында - арыш суктырырга кереште. Игенчеләргә авыр эшләрендә уңышлар телибез.
-
Алты айда 28 кеше җәрәхәтләр алган
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә шәһәр һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Ул башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте. Утырыш алдыннан видеоконференция режимында Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең 2014 елның 1 яртыееллыгы нәтиҗәләре...
-
Лениногорск “Ихлас” мәчетендә ураза гаете программасы
3.30 - иртәнге намазга чакыру азаны 4.00 - иртәнге намаз 4.10 - коръән уку һәм дога кылу 5.00 - тәбрикләү сүзе 5.05 - бәйрәм вәгазе 6.00 - гает намазы