25 июль 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар катнашында юл һәлакәте, үлүчеләр бар
Бүген Зәй районы Урсай авылы янында юл һәлакәте булган. Күреп торучылар хәбәр иткәнчә, ВАЗ-2110 машинасын йөртүче машина белән идарә итә алмый һәм машина әйләнеп каплана, ике кеше үлә. Социаль челтәрләрдә аларның Лениногорск кешеләре булуы турында хәбәрләр бар.
-
Иртәгә дә эссе булачак
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, сишәмбе көнне республикада эссе һәм коры һава торышы көтелә. Синоптиклар фарзалаганча, 26 июль көнне республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә 12-17 градус, көндез 29 градуска кадәр эссе булачак. http://tat.tatar-inform.ru
-
Өрекле пирог пешерәбез
Сезгә өрекле пирог рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 3 данә; - шикәр - 8 аш калагы; - он - 190 грамм; - өрек - 200 грамм; - сода - ½ чәй калагы; - тоз - 1 чеметем; - сөт - 3 аш калагы; - ак май...
-
Әлмәттә террористны тотканнар
Ул җинаять кылганда исерек булган. 24 июльдә "112" каналына таныш булмаган кешедән бомба куярга теләве турында хәбәр керә. Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә аның кем икәнлеген ачыклый һәм аны тоткарлый. Ул Бута авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче 38 яшьлек ир-ат булып чыга. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорк районында узган кымыз бәйрәмендә иң яхшылар ачыкланды
Татарстанда беренче тапкыр кымыз бәйрәме уздырылды. Аны Лениногорск районының Каран авылында "Алмакай" ат утарын тоткан фермер Фәрит Нәбиуллин оештырды. Бөгелмә районының Карабаш авылында гомер итүче Фәрит Нәбиуллинны республикада татар атларын асрау традицияләрен торгызу өчен җан аткан фермер буларак беләләр. Тарихка "татар атлары" дип кереп калган, гадәттә, көтүчесез өер булып утлап...
-
Лениногорскида каз-үрдәк суя башладылар (фотолар)
Урдалы авылында яшәүче Сәгыйть абый белән Фәүзия апа Минәхмәтовлар күптән түгел каз өмәсе үткәргән. Бу турыда вконтактедагы битендә Әлфинур апа Галимова хәбәр итә. -Авылымнын тырыш халкы каз өмәләрен җәйдән үк башлап җибәрә, дип яза ул. - Бик уңганнары кош-кортны өчәр мәртәбә сатып алып үстерәләр. Бүген шундый өмә Минәхмәтов Сәгыйьт абый...
-
Ульян-Казан юлында сарык көтүе “Газель” астында калган
Ульян-Казан юлында "Газель" автомобиле сарык көтүен таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә 10нан артык хайван зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтен узып барган автомобильнең видеорегистраторы теркәгән. Юлда яткан дистәләгән үлгән сарыкны төшергән видеоязма социаль челтәрләрдә урнаштырылган. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Татар әбиләре интернет аша танылу алды (+фото)
Татарстанның өч әбие Facebook социаль челтәре аша дөньяга танылу алды. Казанның Кремль яр буенда веломобильдә җилдерүче әбиләрне социаль челтәрнең актив кулланучысы Борис Мазин очраклы рәвештә генә фотога төшереп, Kazan Nostalgique дип аталучы төркемгә элгән. "Өлкән яшьтәге апаларның "Ленинны күрүләре" шикле. Әмма радио аша Сталинның чыгышларын, Хрущевның коммунизм турындагы вәгъдәләрен ишеткән...
-
Лениногорск айныткычында 13 кеше төн кунып чыккан
Үткән атнада Лениногорск айныткычында 13 исерек төн кунып чыккан. Шуның 8е- ир, бишесе - хатын-кыз.
-
Олимпиадага барабыз! Ләкин...
Россия җыелма командасы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында катнашачак. Халыкара Олимпия комитеты башкарма комитеты шундый карар чыгарды. Шул ук вакытта Россия спортчылары берничә таләпкә җавап бирергә, ягъни иләк аша үткәрелергә тиеш. Иң төп шарт - спортчының допинг пробалары моңа кадәр уңай нәтиҗә бирмәгән булуы сорала. Моннан тыш, спортчыларның допинг пробаларының соңгы вакытта...