25 август 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилы тончыгып үлгән
Юлтимер авылында була бу хәл. 1955 елгы өченче төркем инвалид, исерек килеш күлгә егылып төшә һәм тончыгып үлә. Янында кешеләр дә була, тик коткарып өлгерә алмыйлар. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Лениногорскида янып беткән кеше мәете табылган
Мичурин авылы янында полиция хезмәткәрләре янып беткән "ВАЗ-2112" машинасына юлыгалар. Артта - пассажир урынында янып беткән кеше мәете табыла. Аның Удмуртия кешесе булуын ачыклыйлар, 1976 елгы. Ә автомобиль Самара өлкәсе Шенталы районыннан урланган булып чыга. Хәзер әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Лениногорскида хәзер самолет бар (фото)
Аны яңа төзелеп килүче Җиңү паркында куйдылар.
-
Гөлфирә Рафиковадан кышлыкка кыяр салаты
3 кг. кыярны һәм кишерне озынча итеп турарга һәм эмаль савытка бушатырга. Шуңа: 0.5 стакан - көнбагыш мае, 0.5 стакан- 9% уксус, 0.5 стакан шкәр комы, 1.5 аш кашыгы тоз, 1 кап корея кишере өчен тәмлеткеч кушып яхшылап болгатырга . Унике сәгать тотканнан соң,салатны чиста банкаларга тутыргач, 15-20 минут банкаларны...
-
Лиана Габидулинадан «Сметанник» рецепты:
Камыр: 1стакан сөт; 0.5-пачка маргарин; 0.5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае; 1 аш кашыгы коры дрожжи. Барысын да болгатып 5 сәгать өстәлдә тотарга. Аннары чеметем тоз һәм кирәгенчә он кушып, йомшак камыр ясарга. Аны кул белән табага җәяргә. Эчлек: 350 гр.- каймак, чеметем генә ванилин, 4 аш...
-
Лениногорск укытучылары август киңәшмәсенә җыелды (фотолар)
Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты" учреждениесе ректоры Равил Хәмитов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, кайбер предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Быелгы киңәшмәнең темасы: "Сыйфатлы белем алу: шартлары һәм аның үсеше өчен мөмкинлекләр. Бу...
-
Савыт-саба, кер юу өчен кулланылган “импортный” көнкүреш химия әйберләре сатудан тукталырга мөмкин
Россия ретейлерлары Россиягә чит илдән кайтарыла торган савыт-саба һәм кер юу өчен кулланылган югыч әйберләрне (Мәсәлән: как Henkel, Procter & Gamble, Colgate-Palmolive и «Невская косметика») алырга тотынган. Роспотребнадзор боерыгы нигезендә эшләнелә бу, чөнки кайбер көнкүреш химия әйберләре куркынычсызлык таләпләренә туры килеп бетми. Тиздән Persil, Vernel и Fairy кебек көнкүреш химия...
-
23 татарстанлыда ВИЧ-инфекция ачыкланган
13-19 августта Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 23 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Шулай итеп, бу чорда Казанда бу авыруның 8 очрагы теркәлгән, Әлмәт районында - 6, Лениногорск районында - 3, Чаллыда - 2, Алабуга, Кайбыч, Нурлат һәм Ютазы районнарында...
-
Россиядә шәрабкә бәяләр арта
24 августтан импортерлар Россиягә кертелгән шәраб һәм башка спиртлы эчемлекләр бәясен 15-25 процентка арттырачак, дип хәбәр итә федераль һәм региональ алкоголь базары тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз. http://www.tatpressa.ru/
-
Википедия сайтын ябырлармы?
Россиянең төрле төбәкләреннән Википедиянең эшләми башлавы турындагы хәбәрләр килә башлады. Наркотик матдә турында мәгълүмат бирүче бер язма аркасында әлеге сайтны бөтенләйгә үк тә ябып куярга мөмкиннәр икән. Роскомнадзор бу мәгълүматны юк итүне сораган. Ләкин Википедия сайты аны алып ташлаудан баш тарткан. Хәзерге вакытта Википедия сайтының киләчәге хәл ителә. http://intertat.ru/