25 август 2017 яңалыклары
-
"ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ" салаты ясыйбыз
Ветчина "Хәләл" - 300 г. Болгар борычы - 1 шт. Кыяр - 1 шт. Йомырка - 3 шт. Кукуруз - 100 г. Майонез - 50 г. Укроп Ветчинаны, борычны, йомырка һәм кыярны шакмаклап турарга. Майонез белән болгатабыз. Кукуруз өстибез. Укроп белән бизибез. https://vk.com/tatarshlari
-
Якташыбыз Халисә Ширмән шигырен укыгыз
Миндә әле синең җылың калган − Елмаюың калган күңелдә. Хисләр генә, җавап табалмыйча, Шигырь булып, җилгә сибелә... Миндә − көзләр... Синдә − язлар һаман. Миндә − шәфәкъ, синдә − таң гына... Әйтелмичә калган "Рәхмәт!" сүзе Җаннан очам диеп талпына... Юк! Рәхмәт әйтмәм инде. Артык авыр, Сиңа карап нидер әйтүе. Шушы...
-
Урдалы китапханәсендә кызыклы әңгәмә үтте
Урдалы авылы китапханәсендә китапханәгә йөрүче балалар өчен Россия Дәүләт Флагы көне уңаеннан, кызыклы әңгәмә үткән. Бу турыда Әлфинур апа Галимова хәбәр итте.
-
Лениногорскилылар ишеттегезме:әфлисунның бәясе кыйммәтләнә
Чөнки уңыш начар булганлыктан, аны читтән кертү кими. Ә бәя төшкән азык-төлек җыелмасына 33 исемдәге продукт - ит, балык, чәй, кофе, яшелчә, ипи, шикәр, тоз, алма һәм башкалар керә. Росия статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кибетләрдә 1 килограмм әфлисунның бәясе, узган елның июле белән чагыштырганда, 30 процентка арткан һәм хәзерге...
-
Мәгариф учреждениеләре конференциягә искиткеч күргәзмә әзерләде (ФОТОЛАР)
Лениногорскида узган август конференциясе алдыннан шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре искиткеч күргәзмә әзерләгән иде. Ул күргәзмәләрнең һәрберсе үзенчәлекле, бөтенесе дә тырышкан. Уңганнар да икән. Әйдәгез, бергәләп фотолар карыйбыз. Розалия Мостафина фотолары
-
Казанда татар гимназиясендә 27 миллионлык капиталь ремонт башкарылган
Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә яңа уку елыннан лицензияләнгән медицина кабинеты эшли башлаячак. 456 бала укый торган гимназиядә ашханә, актлар залы, кабинетлар яңартылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Г. Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиянең директоры Әлфия Галиева хәбәр итте. Бүген Казанның Г. Ибаһимов исемендәге 17 татар гимназиясендә журналистлар өчен...
-
Оныгын эссе машинада калдырып, аның гомере өзелүдә гаепләнүче Сергей турында авылдашлары: «Ул бик җаваплы кеше иде – язмыштыр»
Бөгелмәнең Ефановка авылында дәү әтисе оныгын саф һава суларга дип үзләренә кунакка алып кайтырга булган. Ике яшьлек баланың юлда йоклап киткәнен күреп, аны уятып торырга теләмичә, оныгын машинада калдырган. Үзе бала уянганчы, йорт эшләренә керешкән, печән чапкан. Көнкүреш мәшәкатьләре белән онытылып, төштән соң гына оныгы янына чыккан. Тик, соңарган,ике яшьлек...
-
Лениногорскида август конференциясе узды (фотолар)
Бүген, 25 августта шәһәр һәм район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика мәгариф министрлыгының гомуми белем һәм гомуми аттестация бүлеге начальнигы Лилия Сәүбәнова катнашты. Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин үткән уку елына нәтиҗә ясады, яңа уку елына бурычлар билгеләде. Конференция ахырында күп кенә укытучы,...
-
Бөгелмәдә ябык автомобиль эчендә калдырылган бала үлгән
Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай эссе сугудан үлә. Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлләрнең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта әлеге оешманың Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иртән...
-
Татарстанда бүген урыны белән көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген - 25 августа, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу һәм боз яву ихтималы да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр...