25 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Шәһәребезнең Тукай урамы яшелләнә
Шәһәрдәге Тукай урамында кырык төптән артык вак яфраклы юкә агачы үсентеләре утыртылды. Хәзер "Яшьлек" стадионына бару юнәлешендә, урамның сул ягында тип-тигез итеп үсентеләр басып тора. Бу эшне Казанның яшелләндерү белгечләре башкарды. Алар ике көн дәвамында бик пөхтә, төгәл, җиренә җиткереп эшләде. Моңа кадәр яз айларында Ленинградская урамында да шундый төрдәге...
-
Электрон хезмәт аша түләп җиңү
"IТ-чемпион 2014" республикакүләм бәйгесенең беренче этабы җиңүчеләре арасында безнең мәктәп укучылары да бар. Алар - Шөгер мәктәбеннән Ильмир Халиков, 2нче мәктәптән Роберт Хәйруллин һәм Федотовкадан Владислав Павлов. Укучылар Казанга бүләкләү тантанасына барып, ноутбук алып кайткан.
-
Лениногорскидан Хаҗга китүчеләр бар
Безнең районнан хаҗ кылырга беренче төркемдә 17 кеше китте, дип хәбәр итә "Ихлас" мәчете. Әлеге мөселманнарны озатырга Булат хәзрәт Раупов киткән. изге гамәлләрен үтәп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дип телибез.