25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зәй-Каратайда хәйрия концерты узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 25 сентябрьдә, Зәй-Каратай авылында кечкенә Тимур Динекаевка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдылар. Авыл башлыгы Миләүшә Идиятова ВКонтактедагы страничкасына "Концертта катнашкан барлык иҗатташ дусларыбызга һәм концертка килгән һәммә кешегә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм!" дип язып куйган. vk.com/id31609532 фотолары
-
“Нәфесен тыйган кеше генә җәннәтле булыр”
- Рамил хәзрәт, җомгага килгән кешенең өр-яңа ботинкасын урлаганнар, ди (мәчеттә андый хәлләр дә булырга мөмкин). Бу кеше Аллаһы Тәгалә кушканча, әлхәмделиллаһи, Аллага шөкер, дияргә тиешме? Ник бу карак аның ботинкасын урлаган соң? - Кешенең әйберенә кул тидерү - зур гөнаһ. Моны иманы зәгыйфь булган яки бөтенләй Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган,...
-
Россия авыл хуҗалыгы министры: "Без санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен телибез"
Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә каршы санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен теләвен белдергән. Әгәр алар гамәлдән чыгарылса да, Россия базарында кытлык булмаячак, чөнки күп кенә тармакларда продукция импортына бәйлелек юк, дигән Ткачев «Россия 24» эфирында....
-
Саҗидә Сөләйманованың 90 еллыгына яңа китап нәшер ителә
Киләсе атнада "Рухият" фонды тарафыннан шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышланган "Шигъриятнең күкчәчәге" исемле китап чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Җыентыкта Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, документлар белән баетып бирелгән. Монда шулай ук замандашларының һәм якыннарының истәлек-хатирәләре, хатлары, аңа багышлап язылган шигырьләре дә тәкъдим ителә. Чыганак:...
-
Кыш салкын булырмы?
Татарстан территориясендә ягып җылыту сезонында айлык уртача температура нормага сыешлы дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында температура нормага туры киләчәк дип фаразлана. Бу исә кышын гадәттәгечә температура сакланачак дигән сүз. Һава торышы фаразлар буенча -20, -30 градус тирәсендә тирбәләчәк. http://shahrichalli.ru/
-
Куакбашлыларның шатлыклы вакыйгалары бар, укучыбыз яза
Быел безнең Куакбаш авылында сөенерлек вакыйгалар булды, дияр идем. Яңа фельдшер-акушерлык бинасы төзелде. Хәзер анда якты, матур. Авыл халкы өчен зур куаныч булды. Иман йортында зур эшләр башкарылды. Мәчетнең тәрәзәсе пластикка алыштырылды. Тышкы ягы тышланган, матур яшел төс белән балкып утыра. Тирә-ягын, ялт иттереп, өмә ясап җыештырдылар. Шулай итеп Корбан...
-
Салымнарны күтәрмиләр
Россия Президенты Владимир Путин салымнарны 2019 елга кадәр күтәрмәскә карар кылган. Президент киңәшмәсендә шундый карар кабул ителгән, дип яза "Ведомости" газетасы федераль түрәләргә сылтама белән. Бүген Россия финанслар министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумында Россиядә салым системасы 2017-2019 елларда үзгәреш кичермәячәген белдергән. http://shahrichalli.ru/
-
Бүген лениногорскилыларны нинди һава торышы көтә
25 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Температура төнлә 7-12 градус булса, көндез 16-21 градуска кадәр күтәреләчәк. Уртача җил, көньяк-көнчыгыштан.
-
Иң яхшы сабанчы лениногорскилы Рамил Гәрәев: Премиям – өй ремонтлауга!
Республикада иң яхшы сабанчылар арасында бәйге гөрләвен хәбәр иткән идек инде. Тракторчылар арасында Лениногорскиның Урдалы авылы егете 46 яшьлек Рамил Гәрәевкә тиңнәр булмаган. Ул көндәшләре арасында абсолют җиңүче. Рамил Гәрәев шушы авылда туып-үскән. Үзе әйтмешли, теше чыкканнан бирле колхозда хезмәт куя. - Урта мәктәпне 22 укучы тәмамладык, - дип үзе...
-
Хәерле ял иртәсе белән!