25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Күрше шәһәрдә 19 яшьлек егетне ток сугып үтергән
Эшченең үлеме буенча тикшерү алды эше башланды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 19 яшьлек электрчы-стажер электр насослары заводындагы цехта үлгән. Беренчел фаразлар буенча, Бөгелмәдәге бу бәхетсезлек очрагы эшче электр яктылык лампалары алыштырган вакытта килеп чыккан. Ул урында ук вафат булган. Тикшерү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча...
-
Лениногорскида мөмкинлекләре чиклеләр хокуклары турында сөйләштеләр
Киңәшмә мәгариф идарәсенең актлар залында үтеп, анда инвалидлар белән эшләүче оешма җитәкчеләре дә катнашты. Казаннан килгән вәкил - министрлыкның бүлек җитәкчесе Гөлнара Шаһиева 1 гыйнвардан законга кертеләсе үзгәрешләр турында сөйләде. Ул аңлатканча. әлеге үзгәрешләр инвалидларга тирә-як мохитта үзләрен әйбәт хис итәргә булышучы инфраструктура булдырудан гыйбарәт. Берничә белем бирү учреждениесе җитәкчесе...
-
Дус икәнсең, нәрсәгә арттан һөҗүм итәргә, дип саный Чинар Латиф Мәхмүт углы
Мостафа Онджель исемендәге элеккеге татар-төрек лицее директоры Чинар Латиф Мәхмүт углы, соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре вазгыятен шәрехләде. Ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә, лицей 7 ел элек үк татар-төрек уку йорты булудан туктады һәм Төркиянең укытучылары эштән китте, дип белдерде. Хәзер лицейда 1 генә төрек эшли һәм...
-
Лениногорск районы авылы турында яңа китап чыкты
Ул Үзбәк авылы турында. "Туган авылым Үзбәгем"дип атала, авторы Галимә Йосыпова. Кереш сүзендә ул 1925 елдан бирле авылымның кешеләрен барлап чыктым, дип яза, аны туган авылының 90, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган.
-
Ростуризм Төркиягә юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим итте
Федераль туризм агентлыгы, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Төркия Республикасында террорчылык куркынычы булуы турында белдерүе, шулай ук хәзер анда булган Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте. "1996 елның 24 ноябрендә имзаланган "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы ФЗ 14 нче маддәсе буенча...
-
Лениногорсида баскетбол буенча ярыш үтте
16 -23 ноябрьдә Лениногорскида төрле предприятие, уку йортлары командалары арасында баскетбол ярышлары үтте. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - «КНИТУ КАИ» командасы 2 урында - ЛМХПК командасы 3 - ЛНТ командасы. Предприятие һәм оешмаларның хатын-кызлар командасы: 1 - НГДУ «Лениногорскнефть» 2 - Мәгариф идарәсе 3 - ЭПУ «Лениногорскгаз». Уку йортларының...
-
Әлмәт кибете янында шикле чемодан табып, халыкны эвакуацияләгәннәр
Бүген иртәнӘлмәтнең Нефтяников урамында урнашкан "Магнит" кибете янында шикле чемодан тап булып, аннан кешеләрне эвакуациялиләр. "Әлмәт таңнары" журналистлары менә нәрсә яза: -Кайбер шаһитларның сүзләренә карганда, әлеге шикле предметны кибет янында иртәнге тугыз тулганда күреп алганнар һәм, әлбәттә инде, полициягә хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта әле генә ачылган кибетткә килә башлаган...
-
Лениногорск хоккейчыларын Чирмешәндә көтәләр
Ир-егетләр арасында хоккей буенча башланган республика чемпионаты кысаларында Лениногорск спортчылары бу атнада чирмешәнлеләр белән очраша. Безнекеләр моңа кадәр үткән беренче уенда Чирмешән командасын 7:5 исәбе белән откан иде. Шулай итеп, бу атна якшәмбесендә, 29 ноябрь көнне Лениногорск командасы чирмешәнлеләр белән очрашачак.
-
Мәрхүмә журналист Алсу Хәсәнованың әнисе белән әңгәмә
Быел җәй көне Шәле авылына, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың кырыгына кайттым. Алсу яшәгән йортның икенче катында әнисе белән сөйләшеп утырдым. Язманы үз вакытында яза алмадым, гафу үтенәм. - Алсу 15 операция кичерде. Табибларның хатасы аркасында китеп барды. Нишләтәсең? Бер дә тикшермиләр, - дип сүзен башлап җибәрде Миңзифа ханым....
-
Казанда Әнвәр Хәйри укулары узачак
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2015 елның 27 ноябрендә «Әнвәр Хәйри укулары: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция үткәрә. «Укулар» ике сессиядә уздырыла. «Әнвәр Хәйри хезмәттәшләре истәлекләрендә» дип аталган Беренче сессиядә галимнең замандашлары сүз алачак. «Язма мирасны...
-
Лениногорскига Җәлил хәзрәт килә
Бүген Мәдәният сараенда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булачак. Башлана 18.00 сәгатьтә