26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида Җәмит Рәхимовның 80 еллыгына багышланган кичә
"Туган җирнең тугры улы, тугры кызы" дип атала иде ул. Чөнки бүгенге көндә Җәмит ага башлаган эшне армый-талмый дәвам итүче тормыш иптәше Галия апа Рәхимовага да 80 яшь тулды. Кичәгә администрация вәкилләре, Җәмит абыйны яхшы белүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары килгән иде. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Җәмит абый мирасының...
-
Лениногорскида “Россия2” каналы күрсәтелүе туктатыла
"Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге" филиалы 2015 елның 1 февраленнән Лениногорскида 53 нче ТВКда "Россия2" программасы трансляцияләнүнең туктатылуын хәбәр итә.
-
Лениногорскида фатир басканнар
Үткән атнада 20 сәгать 25 минутта дежур частенә фатир басу турында хәбәр килә. Фатир хуҗасы, билгесез булмаган затның аның фатирына "ачкыч яратып" кереп, көнкүреш техникасын урлап чыгуы турында хәбәр итә. Зыян - 16 мең 400 сум. Әлеге факт буенча, ведомтсводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән...
-
Лениногорскида Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
Үткән атнада Лениногорск муниципаль районы Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы ачылды, дип хәбәр итә 5 нче мәктәп сайты. Спартакиаданың беренче көнендә волейбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Волейбол ярышында хатын-кызлар арасыннан шәһәрнең 5 нче мәктәп укытучылары II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар “Авыл яшьләре” конкурсында катнашкан
Мәскәү шәһәрендә Интернет аша бөтенроссия күләмендә "Авыл яшьләре" дигән конкурс үткәрелде. Ул берничә этаптан торды, һәм июль аеннан башлап декабергә кадәр дәвам итте. Без, ягъни Түбән Чыршылы авылы яшьләре - "Безнең якта туризм үсеше перспективалары" дигән проект белән катнаштык. Авылыбызның табигате, матур күренешләре булган урыннарын, фотоматериал ясап конкурска җибәрдек. Моның...
-
“Кышкы сезон ачылу” ярышы узды
Үткән атнада шәһәребездә чаңгыда ике төр ярыш буенча "Кышкы сезон ачылу" ярышы узды, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе. Анда 24 спортчы катнашты. Алар - 2001-2002 һәм 2003 елгы яшүсмерләр. 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасыннан I урынга Булат Галимов лаек булса, II урынны - Камил Гыймадиев,...
-
Лениногорск студентлары полициягә экскурсиягә килде
Педагогик колледж, нефть техникумы студентлары Эчке эшләр бүлегенең дежур часте эше белән танышты. Аларны дежур бүлек начальнигы Александр Алексеев эшләре, хезмәткәрләре белән таныштырды, сорауларына җавап бирде.
-
Җәй көне чит илдә ял итү 80 %ка кыйммәтләнергә мөмкин
Инде бүген үк Россия халкы теләп ял итә торган Мисыр, Таиланд, Греция, Балига турлар сизелерлек кыйммәтләнгән. Россиянең Туристлар операторы ассоциациясе аңлатуынча, барысы да доллар һәм евро курсына карата сумның түбән тәгәрәве белән бәйле. Җәй башына бәяләр тагын да кыйммәтләнергә мөмкин икән. Чит илгә чыгу бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, җәйге юлламаларга сорау...
-
Лениногорскида салкын һава торышы саклана
ТР Гидрометеорлогия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, Лениногорски 26 гыйнварда аяз һава саклана. Төнлә һәм көндез температура - 17 -20 градуска кадәр салкын булачак. 27 гыйнварда Лениногорскида аяз көн булачак. Температура көндез -16 -18, төнлә -19 -20 градус салкын.
-
2015 елда Россиядә икмәк бәясе азык-төлек инфляциясе дәрәҗәсендә артачак
2015 елда Россиядә икмәк бәясе азык-төлек инфляциясе дәрәҗәсендә артачак. "Безнең позиция түбәндәгечә: икмәккә бәяләр үзгәрү 2015 елгы инфляция дәрәҗәсеннән югары булмауга ирешү, ә, гомумән, бәяләрне киметергә тырышырга кирәк", - дип белдерде РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының аззык-төлек базарлары департаменты директоры Михаил Орлов. 2014 елда икмәккә берәмләп сату бәясе 7,5 процентка артты,...
-
Сбербанк Яшел Үзән инкассатор-талаучысы турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк вәгъдәли
Сбербанк Яшел Үзәндә кичә 60 млн. сум акчалы хезмәти автомобильне куып киткән инкассатор-талаучы турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк вәгъдәли, дип хәбәр итә "Интерфакс". Җинаятьне ачарга ярдәм итәрлек мәгълүмат өчен Сбербанк 1 млн. сум бирүе турында игълан итә. Эзләнелгән кешенең кайдалыгы турында теләсә нинди мәгълүматы булганнар +7 917-224-16-99 телефоны буенча Сбербанкка,...