26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның яшь көрәшчеләре уңышы
Әлмәт шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте, анда безнекеләр дә катнашты. Республиканың 13 шәһәреннән килгән көрәшчеләр арасында үз авырлыкларында Николай Кузьмин, Абдулла Казыханов һәм Илназ Нәдершин өченче урыннарга лаек булдылар. 32 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында турнирдагы көрәштә өченче урынны Айдар Низамов алды.
-
Чаллыда өч мәктәп укучысына "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган
Грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән интегүчеләр саны арту сәбәпле, Чаллыда карантин игълан ителүе турында алдан хәбәр ителгән иде инде. Тагын бер күңелсез яңалык - шәһәрнең өч мәктәп укучысы "дуңгыз гриппы" эләктергән. Йогышлы авырулар хастаханәсендә үткәрелгән лаборатория тикшерүе шундый нәтиҗә чыгарган. Үсмерләрнең икесен бирегә үз участокларындагы балалар табибы җибәрсә,...
-
Түбән Чыршылы һәм Федотовкада авыл җыеннары үтте (фотолар)
Районыбыз авылларында җыеннар дәвам итә. Түбән Чыршылы һәм Федотовкада үткәненә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләреннән вәкилләр килде. Түбән Чыршылыда узган ел су каптажлары чистартылган, Пләтән һәм Тегермән урамнарына, ә Югары Чыршылыда Өске урамга өлешчә таш салынган. Җиңүнең 70 еллыгына Советлар Союзы Герое Әкрәм...
-
Лениногорск сулыгында кыр үрдәкләре кыш чыга (фотолар)
Шәһәрнең Добролюбов урамындагы сулыкта-буада салкын кыш айларында үрдәкләр йөзеп йөри. Моңарчы, түбән сулык боз белән капланганчы алар шунда йөзде. Хәзер бирегә күчкәннәр. Үзара сөйләшеп-бакылдашып, тирә-якка ямь өстәп йөзәләр. Шул тирәдән үтүче халык аларны ашата. Хәтта ашатырга дип махсус килүчеләр дә бар, кулларына ипи кисәкләре тотып төшүчеләр күренә.
-
Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк
Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк. Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган...