26 март 2013 яңалыклары
-
Лениногорск фермеры – авыл эшмәкәрләре җыенында
Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрит Нәбиуллин Казанда үткән Татар авыллары эшмәкәрләре икенче Бөтенроссия җыенында катнашып кайтты. Өч көн буена барган форум бик җанлы, мавыктыргыч үткән. Кунаклар "Казан" агропромышленность паркы белән танышкан, Кукмара районына барып, гаилә фермалары, итек басу комбинатын караган. Форумның өченче көнендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов катнашында...
-
Лениногорск егетенең уңышы
Каратэ буенча Ульяновск шәһәрендә узган Идел буе федераль округы Беренчелегеннән лениногорскилы Марсель Әскаров уңыш белән кайтты. Ярышта унҗиде шәһәрдән 215 спортчы көч сынашкан. Якташыбыз III урынны алган. Котлыйбыз!
-
Телевизор караучылар һәм радио тыңлаучы лениногорскилыларга
Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек уңаеннан, "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" Лениногорск радиотелеүзәк мачтасына антенналар системасын урнаштыру эшен төгәлләргә җыена. Шул уңайдан, җиһазлары радиотелеүзәктә булган барлык телерадиокомпанияләрнең тапшырулары 1 апрельдән 25 майга кадәр, (искәрмә булып, ял көннәре һәм 1 - 5 һәм 9 - 12 май аралыгындагы бәйрәм көннәре тора) 8.00дән...