26 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме үтте (фотолар)
Шәһәрнең Үзәк мәйданы лениногорскилыларны Нәүрүз бәйрәменә җыйды. Көне дә яз килүенә шатлангандай, кояшын елмайтты. Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Районыбызда яшәүче төрки халыклар үзләренең аш-сулары белән сыйлады. Балалар өчен төрле уеннар оештырылган, алар бер мәйданчыкта мәш килде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яз килү бәйрәме белән тәбрикләде, районыбызда шулай киләчәктә дә...
-
Татарстанда югалган малайны водолазлар эзли (фотолар)
15 мартта өйдән чыгып китеп югалган яшүсмер Илназ Шибаевны берничә көн инде Казма авылы янында, Зөя елгасында водолазлар эзли. "Буа дулкыннары" телерадио компаниясенең төшерү төркеме бу моментларны төшереп, водолазлар белән аралашып кайткан. -Су астында караңгы, агым тиз, эзләү кыен шартларда алып барыла, - диләр алар. Милли гвардия хезмәткәрләре килеп территорияне...
-
Лениногорск фермеры турында республика газеты яза
Артур Хәбибуллин белән мин татар авыллары эшмәкәрләре җыенында таныштым. Ул - Лениногорск районының Ормышлы авылыннан, дип яза "Шәһри Казан" газеты журналисты. Әтисе Фәнзат Хәбибуллин 2004 елда ук крестьян-фермер хуҗалыгы ачкан. Әлеге эштә аңа уллары Артур, Азат һәм оныклары булыша. 18 сыердан башланган хуҗалыкта терлекләрнең баш саны бүген 450гә җиткән. Хәбибуллиннар...
-
Лениногорск Мәдәният сарае Көлке бәйрәменә чакыра
Ул 1 апрельдә узачак. 17.00 сәгатьтә башлана Билетлар - кассада. Рәхим итегез!
-
Татарстаннан алты ир-ат, 1 миллион сумга ялланып, Мәскәүдә кеше үтергән
Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар...
-
1 апрельдән Россиядә пенсия өстәмә индексацияләнәчәк
Эшләми торган пенсионерларның акчалары 1 апрельдән 0,38 процентка өстәмә индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте, дип яза "Российская газета" басмасы. Аның сүзләренчә, пенсия арту автоматик рәвештә башкарылачак. Моның өчен хөкүмәт тарафыннан өстәмә карарлар кабул итәргә кирәкми. Пенсия фонды кабаттан исәпләүгә кереште. Эш шунда:...
-
Гөмбә ашы пешерәбез
Моның өчен әзер шулпага (гадәттә уңган хуҗабикәнең кул астында гына тавык яки терлек итеннән калган запас шулпасы була) кишер, бәрәңге, гөмбә, лавр яфрагы, йомры борыч саласың да кайнатып чыгарасың, сүрән утта бераз тотасың. Өстәлгә биргәндә сохари саласың, менә шушындый ашыйсыны китерә торган тәмле аш килеп чыга. https://vk.com/tatarshlari